Нурлатта киңәйтелгән киңәшмәдә актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта киңәйтелгән киңәшмәдә актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр

Аны район башлыгы Дамир Ишкинеев алып барды.

Нурлатта төрле службалар җитәкчеләре катнашында узган киңәйтелгән планерка барышында районыбыз тормышының көн кадагындагы мәсьәләләре яктыртылды.

Аерым алганда, сентябрьдә үтәчәк сайлаулар, ягулык сезонына әзерлек эшләре, гражданлык оборонасы саклану корылмаларының торышы, мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге, инвалидлар һәм махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру һәм башка темалар күтәрелде.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев планерканың көн тәртибенә чыгарылган һәр мәсьәләсе буенча киләсе сезонга бурычлар билгеләде, тиешле күрсәтмәләр бирде. Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
 


Нет комментариев