Нурлатта Шәһәр көне зур колач белән узды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Шәһәр көне зур колач белән узды

Ул Татарстан Республикасы, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көннәрен дә берләштерде.

Үзәктә – хезмәт кешеләре 

Үзәк мәйдан бу көнне тормыш гөрләп торган чын шәһәрчеккә әверелде. Күпсанлы күргәзмәләр, интерактив мәйданчыклар, сәхнәләштерелгән композицияләр Нурлатның тарихи сәхифәләрен ачып, аның бүгенге яшәешен дә күз алдына китереп бастырды. Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музееның “Минем яраткан шәһәрем” фотоэкспозициясе, мисал өчен, шәһәребезнең тулы елъязмасын чагылдырды: дистәләгән фотосурәтләрдә аның беренче йортыннан һәм яшәүчеләреннән алып 117 еллык гомере чагылыш тапкан иде.

Җирлекара үзәк китапханәнең “Мин Нурлатта яшәү көче алам” дип аталган импровизацияләнгән картасында исә бәйрәм кунаклары шәһәрдәге үз иткән урыннарын билгеләп, шундый үзенчәлекле ысул белән кече ватаннарына мәхәббәтләрен белдерә алдылар. 

Экспозицияләрнең бер өлеше районыбызның күпмилләтле халкын данлады. “Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лауреатлары” күргәзмәсе әлеге мәртәбәле исемгә лаек булган 166 райондашыбыз белән таныштырса, “Һөнәрләр дөньясында” иҗади проекты Нурлатка башлангыч биргән, аның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүче белгечләр – тимер юлчылар, нефтьчеләр, төзүчеләр һәм башкаларга мәдхия җырлады. Һөнәр ияләренең көндәлек хезмәтләре бай тематик атрибутика ярдәмендә берничә сәгатькә үзәк мәйданга күчеп, җанлы эшчәнлек күренешләре тудырды. 

Нурлатта Шәһәр көне зур колач белән уздыВатанпәрвәрләр – эштә 

ТРда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында нурлатлыларның патриотик эшчәнлекләре дә тәкъдир ителде. Шул көннәрдә генә махсус хәрби операция зонасына чираттагы, 33 нче гуманитар сәфәрләреннән кайтып төшкән “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фонды вәкилләре үз мәйданчыкларын җәелдерделәр. Волонтерларның биредәге күпсанлы хезмәт җимешләре һәм трофей экспонатлары арасында хәрби билгеләнештәге машина ерактан ук игътибарны җәлеп итеп торды. 

“Махсус хәрби операциядә һәлак булган Капрал позывнойлы сугышчының машинасы бу, – дип уртаклашты фонд әгъзасы Евгений Белов. – Без аны тулысынча сүтеп, пилотсыз очу аппаратларын бәреп төшерү өчен мобильут төркеме итеп үзгәртеп җыйдык. Кораллар беркетергә мөмкинлек бирә торган җайланма – турель урнаштырдык. Казанның “Мирное небо” волонтерлары тәкъдим итә торган мондый турельләрне егетләргә дә күпләп илтәбез, алар үзләренең нәтиҗәле булуларын расладылар инде”. 

Хәрби машина бигрәк тә булачак Ватан сакчылары – малайларда зур кызыксыну уятты. Хәер, балаларны җәлеп итәрлек мәйданчыклар күп иде бәйрәмдә: Казан автоклубы 12 эксклюзив машинадан торган күргәзмә оештырды, күңелле аттракционнар, мастер-класслар эшләде, спорт һәм күңел ачу уеннары, сабын куыклары шоусы узды, түләүсез татлы мамык алырга теләүчеләрдән дә озын чират тезелде.

Бар җирдә шат авазлар яңгырады, бәхетле елмаюлар, сәхнәдән яңгыраган музыкаль композицияләр бәйрәм кәефен тагын да арттырды. Биредә үк алтын, сапфир, рубин туйларын билгеләп үтүче парлар – Белогубовлар, Ибраһимовлар, Николаевлар, Андрияновлар һәм Аленочкиннар котлаулар кабул итте. Шул рәвешле, өч истәлекле көнне берләштергән бәйрәм нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары өчен чын бүләккә әверелде. 

Нурлатта Шәһәр көне зур колач белән уздыШәһәрне ямьләндерүчеләр 

Бәйрәмдә “Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды” һәм территорияләрне иң яхшы бизәү һәм яшелләндерү буенча узган район бәйгеләренә дә йомгак ясалды. Шәһәребезне ямьләндерүгә үз өлешен кертеп, хезмәтләре өчен ихлас котлаулар белән мактау грамоталары кабул итүчеләр арасында Козлов урамының 11 нче йортында яшәүче Юлия Кирилова да бар иде. Ул “Ике катлы йортлар арасында иң яхшы ишегалды” номинациясендә икенче урынга лаек булды.

“Йортыбыз өч подъездлы, һәм аның тирәсе җәе буе шау чәчәккә күмелеп утыра. Күпьеллыклар да, берьеллыклар да үстерәбез – хризантемалар, ирислар, циннияләр, астралар, ромашкалар... Надежда Комарова, Флюра Мингалимова, Нина Трунова һәм мин ишегалдында матурлык тудыру өчен зур тырышлык куябыз, биредән үтүчеләрнең күзләрен дә иркәләсен, дибез. Лаеклы ялда бит без, башка эшебез юк. Суны гына фатирларыбыздан ташырга туры килә. Аны түләүсез алу мөмкинлеге булса, бөтен тирә-якны гөлләргә күмәр идек әле”, – дип сөйләде ул. 

Һәм бу көнне бәйрәм сәхнәсенә күтәрелгән һәркем Нурлатны чәчәкле шәһәргә әйләндерү өчен зур тырышлык куя.

Җиңүчеләр һәм призерлар: 

“Шәхси йорт хуҗалыгының йорт яны территориясен иң яхшы бизәү” 

  • 1 урын – Ольга Склярова 
  • 2 урын – Лилия Шәфиева 
  • 3 урын – Гөлнара Абутьева 

“Оешма һәм предприятиеләр территорияләрен иң яхшы бизәү” 

  • 1 урын – “Нурлат җылылык челтәрләре” 
  • 2 урын – “Грани” мәдәни-ял үзәге 
  • 3 урын – Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе 

“Сәүдә нокталары территорияләрен иң яхшы бизәү” 

  • 1 урын – “Дентамед” җәмгыяте 
  • 2 урын – “Пудра” кибете 
  • 3 урын – “Арт Хаус” рестораны 

“Мәгариф учреждениеләре территорияләрен иң яхшы бизәү” 

  • 1 урын – “Чишмәкәй” балалар бакчасы 
  • 2 урын – “Чык тамчысы” балалар бакчасы 
  • 3 урын – “Талым” балалар бакчасы 

“Шәһәр һәм авыл мохитендә иң яхшы чәчәкле кадр” (фотобәйге)

  • 1 урын – Раиса Мусаева 
  • 2 урын – Люция Фатыйхова 
  • 3 урын – Анжела Закирова, шәһәр Мәдәният сарае 

“Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды” бәйгесе 

Иң яхшы ишегаллары 

2 катлы йортлар арасында: 

  • 1 урын – Гөлсөяр Вульфсон 
  • 2 урын – Юлия Кирилова 
  • 3 урын – Наталья Шикова 

3 катлы йортлар арасында: 

  • 1 урын – Наталья Созонова 
  • 2 урын – Райхон Алимова 
  • 3 урын – Наилә Абидова 

5 катлы йортлар арасында: 

  • 1 урын – Анжела Закирова 

Иң яхшы подъездлар 

  • 2 катлы йортлар арасында: Ленинград урамының 2А, Гыйматдинов урамының 65 нче йортларында яшәүчеләр 
  • 3 катлы йортлар арасында: Тимерҗанов урамының 9А йортында (1 нче подъезд) яшәүчеләр 
  • 5 катлы йортлар арасында: Карл Маркс урамының 6 нчы йортында (3 нче подъезд) яшәүчеләр.

Нет комментариев