Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тел яшәсә, милләт яшәр

Татарча белсәң – корея телен дә тиз өйрәнәсең

​​​​​​​.....ди Бикүле авылында яшәүче Татьяна Кәлимуллина. Кызы София бу телне өйрәнә башлагач шундый фикерне җиткергән. Ул үткән ел мәктәпне тәмамлагач Көньяк Кореяга китә.

Бүгенге көндә анда укый. Хәер анысы соңрак. Язмам – Кубаньда, казаклар станицасында туып-үскән, милләте буенча рус булган Татьяна Александровна турында. 

Татьяна апа

Бикүле авылы халкы Татьяна  Кәлимуллинаны яратып, аңа  шулай диеп эндәшә. Кайнатасы Минехан аганың “кызым”-диеп әйтүләрен әле дә сагына ул. Тормыш иптәше Минәхәт белән татар авылына кайтып төпләнеп яши башлауларына 20 елга якын. Бикүле авылы халкы ни очен аны үз кызы кебек кабул итә һәм биредә яшәүчеләр арасында хөрмәтле ул? Язмам героеның үз сүзләре белән әйткәндә, “миңа монда бар да якын”.

 Татьяна Кәлимуллина – Краснодар крае, Кавказ районы, Дмитриевский станицасында туып-үсә. Колхозчы гаиләсендә тәрбияләнгән кызның теләге юрист белгечлеге алу булса да, язмыш аны Яңа Черкасск политехник институтының химия факультетына китерә. Аны тәмамлап технолог булып эшләгән кыз көтмәгәндә Тольятти шәһәренә килеп урнаша. Алдан тәрбияче булып , аннан заводта запас частьләрне төргәкләп торучы, соңрак  сак бүлеге начальнигы булып эшли. Бер үк вакытта институтта юридик белем дә ала.

-Төрле милләт халкы бердәм булып яшәдек һәм эшләдек-диеп искә ала ул елларны Татьяна Александровна. Коллективта мордва, татар, чуваш, рус, әзербайджан халкы бар иде.

-Бикүле авылына ничек килеп төпләнергә булдыгыз?

-Минәхәт тумышы белән шушы авылдан.”АвтоВАЗ”да бергә эшләдек.Эшчән, тырыш булганга бер күрүдә яраттым.Тормышымның иң авыр вакытлары иде.Ныкълы терәк булды. Шуңа күрә аның тәкъдименә каршы килмәдем.2008 нче елда  авылга кайтып төпләндек.

- Ике югары белемегез бар...
- Югары белем булгач авылга кайтмыйлар-диеп әйтергә телисең инде.

-Юк, монда бит әле башкасы бар.Динле, тирә-якта манараларны кискән вакытта да сәнәкче хатын-кызлар бунт күтәреп, шул рәвешле сакланып калган бер гасырдан артык тарихлы мәчете булган татар авылына кайткансың. Халык белән уртак тел табарга кирәк..

-Уйламадым да. Яраткан кешем янымда.Татарларның үз гореф-гадәтләре.Сиңа авыр булачак-диеп әйтүчеләр, үгетләүчеләр булды.

-Бернигә карамадыгыз.

-Татарларның эшчән, тырыш халык икәнен белә идем инде.

-Тел мәсъәләсе.. Аннан төп йортта намаз укучы аксакал бар.

-Әтине әйтәсеңме?Беләсеңме, без ишектән керүгә ул миңа”кызым”-диеп эндәште. “Килен” түгел, ә “кызым”. Минем бит үз әтием 48 яшендә үлде.Ә монда үз кызыдай мине яратып әти каршы алды.И рәхәтлеген белсәң икән, кемдер сиңа кызым –диеп дәшкәннең..

-Аңлыйм. Минехан ага Бөек Ватан сугышы ветераны. Берлин, Кытай, Хинган юлларын үткән шәхес. Авылның мөхтәрәм карты.Гомере буена механизатор булып эшләгән.Тормыш иптәше Рәисә апа иртә вафат булган.

-Әйе, Әни мин бу йортка килгәндә вафат иде.Аннан Кәлимуллиннар бердәм, туган җанлы гаилә.Мине үзләренеке итеп бер күрешүдә кабул иттеләр.

-Ничек аралаштыгыз кайнатаң белән?

-Әти рус телен бик яхшы белә иде.Мин хөрмәт йөзеннән кайбер сүзләрне татарча әйтергә тырыша идем. Әтиле-кызлы булып яшәдек.Авырса уколлар да ясый идем.Татарча сөйләшергә өйрәндем.Пост тотканда әтигә әйтмим бит инде. “Аша кызым, гел эшлисең, нигә ит ашамыйсың”-дигәч, мөселманнарда ураза, христианнарда да кайбер ризыкларны ашаудан тыелып тору барлыгын аңлатам. Әти бик сөенеп мактап куя иде. “Милләтләр төрле булса да, дин бер үк.Аллахы Тәгалә каршында без барыбыз да бертигез”дия иде әти.Бик асыл, зыялы, акыллы карт иде.(Татьянаның күзләре яшьләнә.)  

- Сиңа өлкәннәр Татьяна кызым, яшьләр Таня апа –диләр. 

- Безнең өчен  Таня апа-ди күршесе Фәридә Садыйкова. Яшьләр белән яшьләрчә, олылар белән олыларча ул. Безнең балалар, күршеләрнеке  ерак шәһәрләрдән кайталар да, Таня апаны кунакка чакыралар, я булмаса үзләре кереп хәлен беләләр. Ярдәмчел, гади, үз туганыбыз кебек. Без татарча сөйләшәбез, аңлашабыз. Нинди ярдәм кирәк, беркемнең мөрәҗәгатен кире какмый. Мал табибы да әле ул. Юридик ярдәм кирәк икән аңардан бөтен сорауларга җавап алырга мөмкин. Татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итә.Гает көнне иртән-иртүк кереп сәдакалар кертә. Христиан дине бәйрәмнәре булса ризыклар пешереп бөтен күршеләрне кунакка чакыра. Ике милләт халкының да  дини бәйрәмнәрен  хөрмәт итә. 20ләп баш мөгезле эре терлек асрадылар.Нәселле куяннар тоттылар. Аш-суга бик оста.

-Бөтен камыр ризыгын пешерәм.Әллә ни аермалык юк  –ди Татьяна милли ризыклар турында сүз чыккач.Икмәкле якта үскән кыз бит мин. Кубань яклары иркен, иген кырларына бай.Әти исән чагында  өйдә пешкән ипине ашарга ярата иде. Хәзер дә кибеттән ипи, батон алмыйм.Үзем пешерәм. Юка, бәлеш, чәк-чәк, бавырсак, тутырган тавык-барысын да пешерәм. Ашны кул токмачы белән яратабыз.Татарстанда яшим бит (көлә).
-Ә традицион борщ..
-Аны да пешерәм. Гаиләм, туганнарым яратып ашыйлар. Безнең якларда борщта чөгендер катырак булырга тиеш.Ә әтигә йомшарак булсын өчен озаграк пешерә идем.
-Тутырма ясыйсың.Аны монда килгәч өйрәндеңме?
-Колбаса  ясый идем.Ә Бикүленә килгәч, Фәүзия, Зөлфия (иренең сеңелләре) тутырма ясаганны карап тордым да өйрәндем. Корт ясарга өйрәндем.Бу ризык безнең якларда юк. Бик тәмле-диеп ашыйлар (көлә).

       

-Татьяна Александровна, татарча белсәң Көньяк Кореяда яшәүчеләр телен дә өйрәнергә җиңел дидегез...

-Әйе, кызым София шулай –ди.Үзе 4 телне белә.Гаиләдә  татарча, русча сөйләшәбез. Ә кызым бабасы белән гел туган телдә аралашты.Мәктәптә инглиз телен өйрәнде.Үзлегеннән Корея телен.Мәктәптә укыганда Япония белән кызыксынды.Аннан Корей теленә күчте.Өйдә аның бүлмәсендәге дивар сүзтезмәләр белән тулы . 11нче сыйныфтан соң бу илгә китәргә булды.Хәзер анда телне тирәнтен өйрәнү төркемендә укый. Казаннан 4 кыз бар икән.Аны тәмамлагач Сеул милли университетына укырга керәчәкләр.Татарча белгәч бу илнең телен өйрәнү җиңел-ди кызым.Кайбер авазлар охшаш, шуңа дөрес әйтелеш килеп чыга икән.

-Безнең нәселдә бар ул чит телләрне белү. Әнинең туганын “Кытай бабай”- дия идек-дип сүзгә кушыла Татьянаның каенсеңелесе Фәүзия Кәлимуллина. Ул 40 еллап Кытайда торды.Аннан Берлек авылына кайтып төпләнде.Хатыны кытай милләтеннән иде.Татарча аралаша идек.Хәзер инде бабай, аның хатыны да вафат.Татьяна ачык йөзле,гаиләбездә барыбызны каршы ала, кунак итә.Абыебыз белән бик матур яшиләр Аллага шөкер.

Алсу Шакирова -Бикүле авыл җирлеге башлыгы:
-Гореф-гадәтләр, йолаларны олылап яши Кәлимуллиннар гаиләсе.Бикүледә төрле милләттән булган киленнәребез бар.Татьяна Александровна авыл халкы арасында  бик хөрмәтле.Тормыш иптәше Минәхәт Минехан улы белән төп йортта ике катлы матур йорт төзеделәр.Каралты-куралары ныкъ.Тырыш, эшчән гаилә.Терлек күп асрадылар. 8әр баш сыер савып, җирлектә иң күп сөт тапшырдылар.Хәзер генә малларның баш санын киметтеләр.Сәламәтлек кирәк бит әле күп мал асрау өчен. Кайнатасын карап-тәрбияләп соңгы юлга озатты. Кулыннан бөтен эш килә.Тәмле пешерә, күршеләре  белән яхшы мөнәсәбәттә.

-Бикүле авылы минем өчен туган җирем кебек. Туган ягым еракта. Кубань якларында үскән кызга дала киңлекләре якын.Шуңа да минем өчен авылның исеме дә күңелгә ятышлы. (ред.Бикүле авылының русча атамасы Степное Озеро). Гомерем буена бөтен милләт халкын хөрмәт итеп яшим. Шуңа күрә үземә карата да шундый карашны сизәм. Дус- тату яшәүгә ни җитә,-ди Бикүле авылында яшәүче Татьяна Кәлимуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев