Биляр Озеродан Соренковлар гаиләсе 25 кәҗә асрый
ХӘБӘРЛӘР

Биляр Озеродан Соренковлар гаиләсе 25 кәҗә асрый

Алар кәҗә сөтеннән каймак, сыр, эремчек һәм кефир да ясый.

Бер кәҗәдән башланган зур хуҗалык 

Биляр Озеро авылында яшәүче Андрей һәм Ольга Соренковларның йортында кәҗәләрнең саны артканнан-арта бара. Ә бит барысы да бер кәҗәдән башлана: моннан биш еллап элек аларга әтиләре кәҗә бүләк итә. Кәҗә сөтен татып карагач, ошаталар. Өстәвенә, кәҗә асрау сыер тотуга караганда җиңелрәк тә булып чыга. Шулай итеп, әкренләп үз көтүләре барлыкка килә. 

«Без кәҗә сөтенә ияләндек инде, хәзер сыер сөте кирәк тә түгел. Үзебез кефир, эремчек, каймак, сыр ясыйбыз. Итен дә ашыйбыз, холодец та әзерлибез. Гомумән, барысы да үзебезнеке», – ди Андрей Геннадьевич. 

 

Биляр Озеродан Соренковлар гаиләсе 25 кәҗә асрый

Бүген хуҗалыкта 25ләп кәҗә исәпләнә. Аларның сигезен савалар, бер өлеше буаз. Киләчәктә исә савым кәҗәләренең санын 16га кадәр арттырырга ниятлиләр. Көтүдә англо-нубия токымлы Мартин кушаматлы кәҗә тәкәсе башкаларыннан үзенең кыяфәте һәм үз-үзен тотышы белән дә аерылып тора. Андрей Геннадьевич хуҗалыкның киләчәк үсешен нәкъ менә шул токым белән бәйли дә. Мондый кәҗә сөтенең майлылыгы 8 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Димәк, аннан күбрәк сыр ясап булачак. 

«Алар тыныч, йомшак холыклы, кешегә тиз ияләшәләр, курыкмыйлар. Сөтләре дә тәмле, үзенчәлекле исе юк. Сөттән ясалган продукция дә тәмле була», – дип уртаклашты хуҗа. 

Һәр кәҗәнең үз холкы 

Андрей Геннадьевич сүзләренә караганда, кәҗәләр гаҗәеп акыллы һәм чиста хайваннар. Алар хуҗаларына тиз ияләшә, көн тәртибен истә калдыра, хәтта үзләрен әрләгәнне дә белеп торалар. 

«Ачулана башласам, үзләренең гаепле икәнен шунда ук аңлыйлар. Почмакка качалар да, шуннан башларын тыгып карап торалар, минем тынычланганны көтәләр», – дип елмая әңгәмәдәшебез. 

Аларның тәртип яратулары да сокландыра. Көтүдән кайткач, кәҗәләр һич ялгышмыйча туп-туры үз читлекләренә керә. Хуҗаларга артларыннан ишекләрен ябып куярга гына кала. Әмма бу акыллы хайваннар кайчак күршеләргә мәшәкать тә тудырырга мөмкин икән: алар бакчага керергә бик яраталар. Караучысыз калдырсаң, күршеләрнең түтәлләренә зыян итүләрен көт тә тор. 

Соренковлар кәҗәләрне асрауга җитди карый. Җәй көне алар электр көтүчесе белән әйләндереп алынган болынлыкта йөри. Кышын исә нигездә хуҗалар җәйдән әзерләп калган люцерна белән тукланалар. Рационда шулай ук солы, арпа һәм гранулалы катнаш азык та бар. Сарайда хәтта улаклар да бу хайваннарның үзенчәлекләрен исәпкә алып ясалган. Әйтик, печән салу өчен махсус улакларны 45 градус авышлыкта урнаштырылган такталардан ясаганнар. Хуҗалар аларны “хәйләкәр ашату җайланмалары” дип атый. Мондый конструкция ярдәмендә кәҗәләр печәнне идәнгә таратмыйча улактан гына ашыйлар. 

Биляр Озеродан Соренковлар гаиләсе 25 кәҗә асрый

“Башта гадәти печән улакларыннан файдалана идек. Аннары интернеттан зур фермаларда ничек эшләгәннәрен күреп, яңадан ясадым. Хәзер печән әрәм булмый. Бу бик экономияле”, – ди Андрей Геннадьевич. 

Үз сатып алучылары бар 

Кәҗәләрне, сөт чиста булсын өчен, кул белән савалар. Сөт чорында бер кәҗә көненә якынча өч литр сөт бирә. Аннан гаилә төрле сөт ризыклары әзерли. Даими сатып алучылары да бар инде. 

“Нурлатта үз клиентларыбыз бар, килеп җитүемне көтеп кенә торалар. Кәҗә сөтен күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр ала, чөнки ул җиңел үзләштерелә. Балалары өчен сатып алучылар да бар. Ит, каймак, эремчек, сырны да яратып алалар”, – дип сөйли хуҗа.

Башта кәҗә итенә ихтыяҗ шулай зур булыр дип тә уйламаган булалар. Әмма быелгы ярминкәләрдә сатып алучыларның күп булуын күреп шаккаталар: кайвакыт алып килгән ит җитми дә кала икән әле. 

“Кәҗәнең сөте генә түгел, ите дә бик файдалы. Аны хәтта спортчылар һәм диетада утыручылар да үз рационнарына кертә. Анда организмга кирәкле витаминнар һәм микроэлементлар бар, артык майлар юк”, – ди ул. 

Киләчәккә планнар зур 

Биляр Озеродан Соренковлар гаиләсе 25 кәҗә асрый

Ольга Геннадиевна җирле ФАПта эшли, кәҗәләрне иртән һәм кичен ул сава. Андрей Геннадьевич исә һөнәре буенча педагог булса да, моңа кадәр вахтага йөргән, урманчы да булган. Хәзер исә күбрәк вакытын үз хуҗалыгына багышлый. Кәҗәләр өчен элек сыерлар асралган бинаны ремонтлап, җиһазлап куйган, биредә бик уңайлы һәм җылы хәзер. Кәҗәләрдән тыш, хуҗалыкта тавыклар да тоталар әле. Әйтүләренчә, шәһәрдә авыл йомыркаларына да ихтыяҗ зур.

Соренковлар хуҗалыкны үстерүгә энтузиазм белән генә түгел, практик яктан да карый. Яшь кәҗәләр дә бәрәнләп, продукция күләме тагы да артканнан соң, керемнәрне кабат санап карарга җыеналар. Әгәр эш тотрыклы табыш китерсә, хуҗалыкларын киңәйтер ә ниятлиләр. 

“Миллионер булып булмас, әлбәттә, әмма ипи һәм майлык акча эшләргә мөмкин. Киңәю өчен сарайда урын да җитәрлек әле”, – ди Андрей Соренков. 

Якынлашып килүче 2027 ел Кәҗә елы булачак. Хуҗалар моңа кадәр бу турыда уйлап та карамаган булганнар әле. Ә хәзер ел символы белән үз хуҗалыклары арасындагы бәйләнешкә елмаеп карыйлар һәм киләсе ел үзләренә уңыш китерер дип өметләнәләр.


Нет комментариев