Авыру таралуга юл куймас өчен профилактика чараларын үтәү мәҗбүри.
Ящур – кискен вируслы авыру. Ул, нигездә, авыл хуҗалыгы хайваннарын: эре һәм вак мөгезле терлекләрне, дуңгызларны зарарлый. Авыру бик тиз таралуы һәм терлекчелеккә зур зыян китерүе белән куркыныч. Ул кеше өчен дә билгеле бер дәрәҗәдә куркыныч тудыра.
Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илнур Хәнәфиев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә төп бурыч — инфекциянең хуҗалыкларга үтеп керүенә юл куймау һәм авыруның беренче билгеләрен вакытында ачыклау.

“Ящур авыру хайваннардан йога. Кеше инфекцияне терлекләрне караганда тәндәге ачык яралар аша, шулай ук зарарланган терлектән алынган кайнатылмаган сөт һәм сөт продуктларын, итне кулланганда йоктырырга мөмкин. Шуны да истә тотарга кирәк: ящур кешедән кешегә күчми”, — дип аңлата Илнур Харисович.
Вирус хайванның селәгәе, сөте, бәвеле һәм тизәге белән бүленеп чыга. Авыруның төп билгеләре: терлекнең тән температурасы күтәрелү, авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, телендә, җиленендә һәм тояклар тирәсендә куыклар һәм җәрәхәтләр барлыкка килү. Хайваннарда шулай ук күп итеп селәгәй бүленеп чыгу, чатанлау, аппетит һәм сөте кимү билгеләре булырга мөмкин.
Белгечләр гади, әмма мөһим саклану чараларын үтәргә киңәш итә: ветеринария-озату документлары булмаган терлекләрне, тикшерелмәгән сатучылардан сөт һәм сөт продуктларын сатып алмаска, кайнатылмаган сөт кулланмаска, хайваннарны караганда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, саклагыч пирчәткәләр кияргә кирәк. Сөтне кайнатып яки пастеризацияләп куллану вирусны юк итә.
“Хайваннарның сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр авыру билгеләрен күрсәгез, аларны үз белдегегез белән дәваларга тырышмагыз. Бу хакта кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә, белгечләр килгәнче хайваннарны ябып торырга һәм аларны башка терлекләр янына кертмәскә кирәк”, — дип ассызыклый район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы.
Нет комментариев