Янгын турында хәбәр биргеч гомерне сакларга булыша
ХӘБӘРЛӘР

Янгын турында хәбәр биргеч гомерне сакларга булыша

Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Әлмарис Талипов янгын нәтиҗәләренә каршы көрәшүгә караганда, аны булдырмый калу күпкә җиңелрәк, дип кисәтә.

Районда халыкның социаль якланмаган категорияләре арасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Торак йортларга янгын турында автоном хәбәр биргеч җайланмалар урнаштыру профилактик чараларның мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. 

Әлеге җайланмалар янгынны вакытында күреп алырга һәм йортта яшәүчеләрне куркыныч турында кисәтергә сәләтле. 2026 елда район башкарма комитеты чаралары хисабына 200 автоном җайланма сатып алынган. Аларны төрле категория гражданнарның торакларына “Гармония” үзәге хезмәткәрләре урнаштырган. 

Янгын турында хәбәр биргеч гомерне сакларга булыша

«Аерым алганда, әлеге җайланмалар 12 күпбалалы гаиләнең , махсус хәрби операциядә катнашучы өч якташыбыз, социаль яктан куркыныч хәлдә булган 21 гаиләнең, инвалидлар яшәүче 20 гаиләнең, шулай ук ялгыз гомер кичерүче 45 өлкән яшьтәге гражданның торакларына куелды”, – дип сөйләде районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Әлмарис Талипов. – Мондый җайланмаларны урнаштыру – формаль чара гына түгел, ә кеше гомерен саклап калуның реаль мөмкинлеге». 

Янгын аеруча төнлә, кешеләр йоклаганда һәм төтен исен сизми калырга мөмкин булган вакытта куркыныч. 

“Янгын турында автоном хәбәр биргечләрнең төтен чыгуга ук көчле тавыш сигналы кабына. Бу куркынычны вакытында ачыкларга һәм тиешле чаралар күрергә мөмкинлек бирә, – ди Әлмарис Талипов. – Мондый җайланмалар өлкән яшьтәге кешеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар һәм кечкенә балалары булган гаиләләр өчен аеруча кирәк. Соңгы өч елда хәбәр биргеч җайланмалар урнаштырылган йортларда янгын очраклары теркәлмәвен дә билгеләп үтәсем килә. Бу профилактика эшчәнлегенең мөһимлеген тагын бер кат раслый”. 

Район башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, халыкны янгын турында автоном хәбәр биргеч җайланмалар белән тәэмин итү эше даими алып барыла һәм алга таба да дәвам итәчәк. Моңа кадәр башкарылган эшләргә карамастан, әлегә ярдәмгә мохтаҗ барлык гаиләләр дә мондый җайланмалар белән тәэмин ителмәгән. 

Шуны истә тотарга кирәк: янгын нәтиҗәләренә каршы көрәшүгә караганда, аны булдырмый калу күпкә җиңелрәк. Автоном датчиклар – куркынычсызлыкны тәэмин итүче җайланма һәм ул кеше гомерен саклап калырга мөмкин.
 


Нет комментариев