Нурлат халык театры коллективы “Идел-йорт” финалында уңышлы чыгыш ясап кайтты
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат халык театры коллективы “Идел-йорт” финалында уңышлы чыгыш ясап кайтты

Шамил Закиров исемендәге XXVI төбәкара театр коллективлары бәйгесе финалы Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узды.

Алты көн дәвамында биредә республикабызның 12 районыннан бәйге финалына чыккан театрлар үз спектакльләрен тәкъдир иттеләр. Иң яхшылар арасында нурлатлылар да бар – алар Илшат Гайсин режиссерлыгында Наил Гаетбаев пьесасы буенча сәхнәгә куелган “Авылга кызлар килде...” спектакле белән чыгыш ясады. 

Аның премьерасы апрель аенда шәһәр Мәдәният сараенда узган иде. Артистларның таланты һәм һөнәри осталыгы шул дебют чыгышларында ук зур популярлык казанды. Көн темасы – авыллардагы демография мәсьәләсен күтәргән спектакльне берничә ай эчендә нурлатлылар гына түгел, күрше районнар тамашачылары да үз итәргә өлгерде. 

Финалда уңышлы чыгыш ясадылар

Труппа меңләгән километр юл үтеп, Татарстанның Аксубай, Лениногорск, Апас, Чирмешән районнары, Самара һәм Ульян өлкәләрендә дә дистәләгән спектакль куйды, һәр чыгыш җирле халыкның көчле алкышларына күмелде. 

Финалда уңышлы чыгыш ясадылар

Нурлат халык театрының иҗади эшчәнлеге Казанда да югары билгеләп үтелде. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров коллективка татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдәге, гореф-гадәтләрен саклап калудагы олы хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
 


Нет комментариев