Укучылар хәтер акциясенә чыкты
ХӘБӘРЛӘР

Укучылар хәтер акциясенә чыкты

Ул Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне кысаларында узды.

Иртә өзелгән гомерләр 

“Әмир. 1 ай”. “Булат. 15 яшь”. “Алексей. 5 яшь”... Агымдагы елда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә фаҗигале төстә һәлак булган кайбер балаларның исемнәре бу. Узган атнада Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан уздырылган хәтер акциясенә шәһәрнең 9 нчы мәктәбе укучылары әнә шундый 15 плакат тотып чыкканнар иде. Кемнеңдер игътибарсызлыгы, ваемсызлыгы, бәлки каядыр ашыгуы аркасында бер гаепсезгә гомерләре өзелгән 15 бала, ачы югалту, гомерлек үкенеч һәм әти-әниләренә тирән хәсрәт... 

Укучылар хәтер акциясенә чыкты

7 нче сыйныф укучысы Тимур Насыйровның кулында да шундый плакат. Анда шулай ук юл фаҗигасендә һәлак булган 2 айлык Әсманың исеме язылган. Кышкы юлда җиңел машинаның бензовоз белән бәрелешүе аркасында килеп чыккан һәлакәттә өзелә сабыйның гомере. 

“Бүгенге акциягә шундый плакатлар тотып чыгуыбыз юкка түгел. Башка балалар да күрсеннәр, өлкәннәр һәм юл буйлап узып баручы машина йөртүчеләр дә игътибар итсеннәр иде. Һәрбер бала өенә исән һәм имин килеш кайтып җитәргә тиеш, – ди Тимур. – Мондый фаҗигаләр йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең җавапсызлыгы аркасында килеп чыга һәм бу акция башкаларны да кисәтү, сак булырга чакыру өчен кирәк”. 

Традицион акция

Тимурның бу хакта шулай олыларча, тирән фикер йөртүе исә очраклы түгел. Ул башка сыйныфташлары белән бергә мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядына йөри, биредә алар кагыйдәләрне өйрәнеп кенә калмыйлар, яшьтәшләре, кечкенәләр һәм хәтта зурлар арасында да агарту эшләре алып баралар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән бергә профилактика чараларында катнашалар. 

Отряд җитәкчесе Гөлия Галәмова әйтүенчә, Бөтендөнья юлтранспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә алар аеруча дулкынланып әзерләнәләр. 

“Бу акциягә ел да кушылабыз, алдан ук плакатлар әзерлибез. Быел менә шундый үзенчәлекле плакатлар ясарга булдык. Балалар һәм өлкәннәр дә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу кайчак кеше гомеренә торуын белсеннәр өчен кирәк бу, – ди ул.

ЮХИДИнең оператив мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 ае эчендә республикада 2543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 271 кешенең гомере өзелгән, өч меңнән артыграк кеше төрле имгәнүләр алган. ЮХИДИнең Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Олег Анжаков әйтүенчә, каршы як полосага чыгу белән бәйле һәлакәтләрнең нәтиҗәләре аеруча аяныч. 

Укучылар хәтер акциясенә чыкты

“Шундый 163 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 74 кешенең гомере өзелгән, 260 кеше имгәнү алган, – ди ул, нурлатлыларны төп кагыйдәләрне истә тотарга һәм җаваплы булырга чакырып. – Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итмәгез, һәрчак иминлек каешларыннан файдаланыгыз, смартфоннарга игътибарыгызны юнәлтмәгез, тизлек режимын саклагыз һәм узып китү кагыйдәләрен истә тотыгыз”. 

Чарада ЮХИДИ хезмәткәрләре, ТР “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУсының Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова һәм әти-әниләр дә катнашты. 

Һавага ак шарлар күтәрелде

Плакатлар һәм кулларына ак шарлар тоткан укучылар мәктәп янәшәсеннән узучы хәрәкәт зур булган юл трассасы янына чыгып тезелделәр. Машина йөртүчеләр аларны тавыш сигналлары белән сәламләп, теләктәшлек күрсәтеп уздылар. Һәлакәтләрдә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, күккә заяга өзелгән гомерләр символы булып ап-ак шарлар күтәрелде. 

Укучылар хәтер акциясенә чыкты

Мәктәп яныннан исә авыр юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән автомобиль урнаштырылган эвакуатор кузгалып китте. Бу көнне ул шәһәр урамнарын әйләнеп, янә бер кат нурлатлыларны юл иминлеге проблемасына битараф булмаска чакырды һәм кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген искәртте.


Нет комментариев