“Чык тамчысы” балалар бакчасында Идел буе халыкларының район фестивале узды
ХӘБӘРЛӘР

“Чык тамчысы” балалар бакчасында Идел буе халыкларының район фестивале узды

Ул мәктәпкәчә учреждениенең “Идел буе мирасы: борынгыдан – бүгенгегә” проекты буенча эшчәнлегенең йомгаклау чарасы булды.

Уртак эшчәнлек

“Әлеге проект ата-аналар комитеты белән берлектә тормышка ашырылды. Россиянең “Белем” җәмгыятеннән атааналар инициативалары бәйгесендә катнашу тәкъдиме белән нәкъ менә алар чыккан иде. Нәтиҗәдә, без 648 мең сум күләмендә акчалата грант оттык. Әлеге чараларга заманча интерактив панель, фотоаппарат һәм 6 милләт вәкилләренең халык костюмнарын сатып алдык”, – дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Екатерина Натарова. 

Проект кысаларында балалар ике ай дәвамында әтиәниләре һәм тәрбиячеләре башлангычында үз гаиләләрендә кадерләп сакланучы ядкәрләр, милли традицияләр белән танышканнар, Халыклар дуслыгы йорты, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеена экскурсиягә барганнар, мастер-класс үткәреп, түбәтәйләр бизәгәннәр, шигырь укучылар бәйгесендә төрле халыкларның әдәби мирасын үзләштергәннәр. 

Фестиваль узды

Милләтләр байлыгы чагылды

Фестиваль исә күпмилләтле төбәгебезгә чын интерактив сәяхәткә әверелде. Балалар һәм тәрбиячеләр рус, татар, чуваш, мари, мордва һәм башкорт телләрендә иҗади номерлар башкардылар. Милли җырлар, биюләр чарага кунак булып килгән район мәгариф хезмәткәрләренә күтәренке кәеф бүләк итте. Ә күз явын алырлык яңа костюмнар, Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева башлангычында оештырылган күңелле халык уеннары милли мәдәниятләр төрлелеген һәм байлыгын тагын да ассызыклады. 

Фестиваль узды

Оештыручылар Идел буе халыкларының милли ризыклары белән дә таныштырды, экспозициядә бер-бер артлы хуплу, каймака, бавырсак, чәк-чәк урын ала барды. 

“Чык тамчысы”нда төрле милләт вәкилләренең хезмәт куюы балаларга гореф-гадәтләрне тирәнрәк үзләштерү мөмкинлеге дә бирә. Мисал өчен, мордваларның эчлеге бәрәңге белән эремчектән әзерләнә торган камыр ризыгы – каймака белән биредә 17 ел эшләүче тәрбияче Марина Лисина таныштырды. Ул – мордва милләтеннән. 

“Катнаш гаиләдә үссәләр дә, кызларым халкыбыз тамырларын, милли ризыкларын яхшы беләләр, алар белән үз телемдә дә сөйләшергә тырышам, – дип уртаклашты ул милли кыйммәтләрне саклау кирәклеген ассызыклап. – Проект ярдәмендә мәктәпкәчә учреждениебездә хәзер мордва костюмнары да б ар, балалар аларның милли бизәкләрен һәм традицияләрен дә өйрәнәчәкләр”.


Нет комментариев