Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

“Алсу” балалар бакчасында буыннар очрашуы узды

Россия көнен билгеләп үтү, кече яшьтән патриотик тәрбия бирү максатыннан Нурлат шәһәренең “Алсу” балалар бакчасында “Форпост” һәм “Хәрби туганлык” оешмалары әгъзалары белән бик матур очрашу үтте.

“Форпост” җитәкчесе Илгиз Сәйфуллин балаларга Бөек Ватан сугышы үткән урыннарда сугышчыларны табу максатыннан оештырыла торган эзтабарлар экспедицияләре турында сөйләде. Тарихны онытмаган халыкның гына киләчәге бар икәнлеген аңлатты. Бу турыда Николай Кузьмин тарафыннан төшерелгән документаль фильмны балалар бик кызыксынып карадылар. Бакчада тәрбияләнүчеләр игътибарын чын квадрокоптерны күрү һәм аның очышын күзәтү бик җәлеп итте. Фаяз Әхмәдиев балаларны туган якны, әти-әниләрен яратырга, чын милләтпәрвәрләр булып үсәргә өндәде. Сабыйларның музыкаль чыгышлары кунакларның күңеленә хуш килде. 

Ә бакча хезмәткәрләре үз чиратларында махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә күчтәнечләр тапшырдылар. Мондый мәгънәле җылы очрашулар буыннар бәйләнешен ныгыта.

Автор: “Алсу” балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Нугаева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев