Нурлатта хәйрия концерты узды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта хәйрия концерты узды

Аның барышында махсус хәрби операция сугышчылары файдасына 55 мең сумнан артыграк акча җыелды.

Бер көч булып

2024 елдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән үткәрелгән хәйрия концертларында нурлатлылар 5,6 миллион сумнан артыграк акча җыйган. Бу вакыт эчендә районда берничә концерт циклы узды, аларның һәркайсы район халкын алгы сызыктагы якташларыбызга ярдәм күрсәтү максаты белән берләштерде. 

Чираттагы, көзге концертлар циклы “Бер сафта” дип атала. Аңа тантаналы рәвештә “Сәләт” балалар сәнгать мәктәбендә старт бирелде. Әлеге цикл кысаларында 19 концерт үткәрү планлаштырыла. Беренче чарада 55 550 сум акча җыелды. 

Нурлатта хәйрия концерты узды

Фойеда кунакларны моңлы көйләре белән оркестр каршы алды. Биредә үк рәсем сәнгате бүлеге укучыларының патриотик рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган иде, яшь волонтер Рәсүл Җамалиевның стенды тәкъдим ителде. Экспонатлар арасында ул чиккән шевроннар, эшчәнлеген үз эченә алган фотосурәтләр, пилотсыз очу аппараты да бар иде. Боларның барысы да яшь нурлатлыларның да Ватан сакчыларына ярдәм итүләрен күрсәтте. 

Сәламләү сүзләре

Чара барышында район башлыгы Дамир Ишкинеев катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул балалар сәнгать мәктәбе коллективына, укытучыларга һәм укучыларга – концерт программасы, тамашачыларга иганәчелек башлангычына теләктәшлек күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Мәдәният бүлеге һәм хәрбиләргә ярдәм итү эшчәнлегенә үз өлешләрен керткән артистлар адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады. 

Нурлатта хәйрия концерты узды

Хәйрия концертлары кысаларында җыелган чараларга хәрбиләр өчен “Мавик” пилотсыз очу аппаратлары һәм ФПВдроннар, “Булат” һәм “Асель” системалары, мотоцикллар сатып алынган. Хәзер исә алгы сызыкта аеруча ихтыяҗлы булган электр генераторлары сатып алу планлаштырыла. Мәртәбәле кунаклар арасында махсус хәрби операция ветераны Зөлфәт Нәбиуллин да бар иде. Ул нурлатлыларга ярдәмнәре һәм һәр патриотик башлангычка зур теләктәшлек күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Чарада катнашучыларны шулай ук “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Зиннур Мотаһиров һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин да сәламләделәр. 

Концерт программасы

Чара барышында сәхнәдән җырлар яңгырады, яшь артистлар бию номерлары белән чыгыш ясады. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары Ватанны саклаучыларга ярдәм итү идеясен берләштергән иҗади программа әзерләгән иде.

Нурлатта хәйрия концерты узды

Хәйрия концертлары районыбызда матур традициягә әверелде. Җыелган акчаларга хәрбиләр өчен кирәк-яраклар сатып алына, ә һәр чыгыш артында нурлатлыларның туган җирләреннән еракта булган якташларына ярдәм итү теләге ята. “Бер сафта” циклы бу эшне дәвам итеп, фронтка ярдәм чараларының төрле буын кешеләрен берләштерүен тагын бер кат искәртә.


Нет комментариев