Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Дүрт буынның уртак һөнәре

Бүгенге көндә электр энергиясен бер дә икеләнмичә тормышыбызның "һавасы" дип атарга була. Производство да, көнкүреш тә энергия белән яши.

Киекледән чыккан Галиуллиннар гаиләсендә һөнәр сайлаганда бу төп аргумент итеп алынгандыр да, мөгаен. Алар гаиләсендә дүрт буынны колачлаган тулы һөнәри династияне электроэнергетик һөнәре берләштерә бит.
Хәзер Нурлат РЭСында мастер булып Марат Булат улы эшли. Гаилә һөнәри юлының башында исә аның бабасы Гайнулла Галиулла улы торган. Ул колхозның күчмә электр станциясе электр монтерларының беренчеләреннән булган. Бу ерак 1955нче елга барып тоташа. Ә 1969нчы елда авылда подстанция төзелгәннән соң биредә Маратның әтисе Булат Гайнулла улы эшли башлый. Бала чагыннан бабасы һәм атасы һөнәрен күреп үскән Марат та мәктәптән соң бу юлны сайлый. 1979нчы елда Казанда училищены тәмамлаганнан бирле ул НРЭСта эшли. Ул шулай ук балалары Илназ белән Лилиянең Галиуллиннарның һөнәри династиясе звеносын дәвам итүенә дә сөенеп туя алмый. "Аларның икесе дә Казан энергетика университетын тәмамладылар", - ди Марат Булат улы. Бүгенге көндә ул предприятиенең иң тәҗрибәле хезмәткәрләреннән санала, яшьләргә остаз һәм, әлбәттә, подстанциянең һөнәрмәнлек һәм үз-үзеңне аямый эшләү кебек традицияләрен саклаучы да булып тора. Ә бу өлкәдә мондый сыйфатлардан башка эшләп тә булмый. Марат Булат улының коллегалары Александр Оренбургов белән Илшат Хөснуллин да моның белән килешәләр. Алар бер бригадада хезмәт куялар. Александр электромонтер булып 2011нче елдан, Илшат шофер булып 2000нче елдан бирле эшли.
- Бу һөнәрдә бары тик үз эшләренә чын күңелдән бирелгән һәм квалификацияле кешеләр генә кала ала һәм безнең коллектив бары тик шундый белгечләрдән генә тора, - ди Нурлат районы электр челтәрләре начальнигы Иван Николаев. Аларның 80 кешене берләштергән коллективы быел 14 КТПны, 36 километрдан артыграк электр тапшыру линиясен капиталь ремонтлаган, шулай ук яңа кулланучылар һәм социаль-мәдәни объектларны тоташтыру өчен яңа электр челтәрләре төзү буенча шактый эш башкарган. Шулай ук НРЭС персоналы 2013нче ел Универсиадасы объектларын электр белән өзеклексез тәэмин итүдә һәм Болгар тарихи комплексын реконструкцияләүдә катнашкан. 22 декабрьдә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре - Энергетиклар көнен алар яхшы нәтиҗәләр белән каршы алалар. Ә уңышларның нигезендә һөнәри белемнәрен камилләштерү, куркынычсызлык техникасын үтәү һәм үҗәт хезмәт ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат