Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның эчке эшләр бүлеге командасы ТР МВДсы ярышларында 1нче урынны яулады

Алар ике кубокка лаек булганнар.


Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча бүлеге чемпионатларында катнашып кайттылар. Алар төрле ярышларны һәм чаңгы узышын үз эченә алган.

Чемпионатлар 3 марттан 5 мартка кадәр Казанда узган. Алар Татарстан Хөкүмәтенең югары дәрәҗәле вәкилләренең иминлеген тәэмин иткән вакытта хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган ТР буенча ЮХИДИнең юл-патруль службасы полкы штабы начальнигы, милиция подполковнигы Илдар Хәбибуллин һәм шул ук полкның өлкән инспекторы, милиция лейтенанты Андрей Ремиженко истәлегенә багышлап үткәрелгән. 

“Беренче көнне хатын-кызларга – 3, ир-атларга 5 километрлы дистанцияне үтәргә кирәк иде. Икенче көнне алар ату ярышларында катнаштылар, ә соңгы көнне катнаш чаңгы эстафетасында узыштылар”, – дип сөйләде шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Ринат Мөгайнетдинов. 

Бүлек начальнигы Гомәр Мингазов, хезмәткәрләр Ләйсән Сафиулова, Раил Нуриев һәм Руслан Зәйнуллин составындагы команда Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеген лаеклы тәкъдим иткән: барлык ярышларда да 1нче урын яулап, ике кубокка лаек булганнар. Моннан тыш, Гомәр Мингазов шәхси беренчелектә 3нче урын алган. Команда һәм шәхси беренчелектә җиңү һәм призлы урын яулаучыларга медальләр, кубоклар һәм грамоталар тапшырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев