Нурлатта гаилә командалары спартакиадада көч сынашты
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта гаилә командалары спартакиадада көч сынашты

Бу якшәмбедә Әтиләр көне билгеләп үтелде.

Сайлап алу этабы 

Әти янәшәдә булганда, бернинди авырлыклар да куркытмый, ә җиңү икеләтә шатлык китерә. Әтиләр көненә багышланган республика спартакиадасының шәһәр гимназиясендә үткән сайлап алу этабында катнашучылар да моның шулай булуына тагы бер кат инандылар. Бу көнне биредә әтиләр һәм аларның 7-12 яшьлек улларыннан торган 9 гаилә командасы көч сынашты. 

Тату гаилә 

Нурлатта гаилә командалары спартакиадада көч сынашты

Мамыктан Биктяскиннар гаиләсендә әтиләре Владимир Витальевич 5 баласы өчен чын үрнәк. Алар белән мәктәп күләмендә үткәрелә торган төрле чараларда катнаша, өйдә дә һәр башлангычларын хуплап, төрлечә ярдәм итеп тора. Менә мәктәптән Артем белән районкүләм ярышларда үзләрен сынап карарга тәкъдим иткәч тә, каршы килмәгән, катнашырга карар кылган. 

“Моңа кадәр мондый ярышларда катнашканыбыз юк иде әле, бик ошады. Үзебезнең җанатарларыбыз булуы да өстәмә көч бирә, – ди Владимир Витальевич, ярышларның башыннан азагына кадәр янәшәләрендә булган улы Денис белән кызы Викториягә күрсәтеп. – Тату гаиләбезнең башка әгъзалары да безнең өчен җан атарга килмәкчеләр иде. Кызганычка каршы, 2 сыйныфта укучы улым мәктәптән кайтып өлгермәде, ә кече кызыбыз тормыш иптәшем белән хастаханәдә туры килде. Гаиләбездә спортны яратабыз, ә мондый ярышлар тагы да берләштерә”. 

Әтиләр үрнәгендә

Ярыш шартлары буенча, гаилә командалары икешәр кешедән генә торса да, бу көнне шәһәр гимназиясенең ике спорт залы да гөрләп торды. Чөнки һәр команда өчен җан атарга әниләре, апа-абыйлары, эне-сеңелләре, әби-бабалары, укытучылары килгән иде. 

3 нче мәктәп укытучысы Наилә Нуруллина, мәсәлән, укучысы Сәет Закировның әтисе белән һәр этапны үтүен дулкынланып күзәтте, аларга көч биреп торды. 

“Закировлар – бик актив гаилә. Ярышларда катнашырга да үзләре теләк белдерде, – ди Наилә Гарифовна. – Мондый ярышлардан соң бала һәм әтинең уртак кызыксынулары барлыкка килә. Бүгенге көндә мәктәп тормышында күбрәк әниләр активлык күрсәтсә дә, әтиләр дә читтә калмый. Ярдәм кирәккәндә, кире какмыйлар, булышалар. Гомумән, гаиләләрдә әтиләрнең балаларны тәрбияләүгә җаваплы караулары сизелә. Балалар әтиләренә машина ремонтларга булышулары, бергәләп кар көрәүләре турында яратып сөйлиләр. Уртак мавыгу, хезмәт ике арадагы мөнәсәбәтләрне тагы да җылырак итә”. 

Җиңүчеләр 

Ярышларның программасы гаиләләрнең спорт әзерлеген генә түгел, бер команда булып эшли белүләрен дә сынады. Әтиләр белән уллары бергәләшеп сикергеч аша сикерделәр, боҗрага туп керттеләр, бер-берләренә таякчыкны тапшырып, эстафетаны уздылар... Барлык төр сынауларның нәтиҗәләре буенча исә 1 нче мәктәптән Галләмовлар гаиләсе ярышларның җиңүчесе булып танылды. 

Нурлатта гаилә командалары спартакиадада көч сынашты

Эмиль Фәргатович – 2нче мәктәпнең физик тәрбия укытучысы, спортның төрле төрләрен үз итә, улы Румир да әтисе үрнәгендә спортка тартыла. 

“Кикбоксинг, футбол секцияләрендә шөгыльләндем. Җиңел атлетика белән мавыгам, күптән түгел генә көзге кросста беренче урын алдым. Бу ярышларга да җитди әзерләндек”, – ди Румир. 

Хәзер инде Галләмовлар ярышларның Казанда үтәчәк этабына әзерләнә. Аларның республика ярышларында катнашу тәҗрибәсе бар инде, узган елда Казанда беренче унлыкка кергән булганнар. 

Казанда үтәчәк финал ярышларында район данын Галләмовлар һәм шәһәр гимназиясеннән икенче урынны яулаган Низамовлар гаиләсе дә яклаячак. Ике команда да үзалларына җиңәргә дигән максат куялар. Ә бердәм омтылыш, үзара аңлашу һәм янәшәдә әти булганда, теләсә нинди биеклекне дә яуларга була.


Нет комментариев