Нурлатта «Ак таяк» айлыгы бара
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта «Ак таяк» айлыгы бара

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарыннан 221 кешене берләштерә. Аларның 108е районыбызда гомер кичерә.

Көчле рухлы кешеләр

Сәламәтлекләре чикле булуга да карамастан, җирле оешма әгъзалары сыгылмас рухи көч үрнәге күрсәтәләр. Республика күләмендә үткәрелүче спорт ярышлары, махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм йөзеннән оештырылган волонтерлык эшчәнлеге, район чаралары яисә тематик түгәрәкләр булсынмы – аларны һәр җирдә очратырга һәм күңел ныклыкларына сокланырга мөмкин. 

Нурлатта «Ак таяк» айлыгы бара

Үзара да бик тату һәм бердәм алар. Ә эчке бәйләнешләрне ныгытырга төркемнәрне оештыручылар, үзләренчә әйтсәк , групорглар ярдәмгә килә. 

Гомер тәлгәшләре

Аларның берсе – Нурлаттан Разия Хөснетдинова. 29 августта 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Әмма яшен һәм сәламәтлек мөмкинлекләрен беркайчан да сәбәп итми, үзе кебек үк күрү буенча авырлыклар кичерүче кешеләрнең хәлләрен белешергә дә, туган көннәре белән котларга, ярдәм чараларын барларга да җай таба. 

«Мин балачактан, мәктәп елларыннан ук начар күрәм – әтидән нәсел буенча күчкән. Әмма яшь вакытта күзлек кимәдем, оялдым, – дип сөйләде ул үз тарихын. – 2 нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга һөнәри-техник училищега азык-төлек сәнәгате юнәлеше буенча укырга кердем. Кызыксынып укый башладым, бер айдан соң хәтта Лаеш консерва заводына гамәли күнекмәләр алырга да җибәргәннәр иде. Әни генә минем туган йорттан чыгып китүемне бик авыр кичерде. Шуңа аның үтенечен тыңлап, елый-елый булса да укуымны ташлап кайтырга мәҗбүр булдым». 

Разия Сираҗетдиновнаның якыннары белән булган хәл, чыннан да, гыйбрәтле. Аның әтисе белән әнисе Бөек Ватан сугышын Финляндиядә яшәгәндә каршы алалар. Труд поселогыннан чит- ят җирләргә өч бала белән яхшы тормыш артыннан чыгып киткән булалар. 

«Әтине бер енче көннәрдә үк сугышка алалар. Әни йөкле була, бала тудыру йортына эләгә. Балаларның берсе бомба явы вакытында йөрәге ярылудан үлә, икесен ятимнәр йортына озаталар, – дип сөйләде ул. – Бу хакта берни дә белмәгән әни, берничә көнлек сабыен күрше әбисенә калдырып, бөтен шәһәр буйлап кызы белән улын эзләп йөри. 21 көн буе иза чиккәч, төш күрә: кул таягына алтын чорналган бер бабай аңа ниндидер юл күрсәтә. Икенче көнне әни йокыдан торгач ук ул өйрәткән юл буенча китә һәм бер йортка килеп чыга. Ишек кыңгыравына баскач, аның ятимнәр йорты булуы ачыклана». 

Сукырлар җәмгыяте белән бәйле язмыш

Туган якларына әйләнеп кайтканнан соң, Разия Сираҗетдиновна район үзәк хастаханәсе поликлиникасына сестра-хозяйка булып эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә хезмәт куя. 

«2000 елларда, күзләремне дәвалау өчен хастаханәгә яткач, сукырлар җәмгыятенә йөрүче Надежда Петрова белән таныштым. Ул мине дә оешмага чакырды. Барып карарга булдым. Ул чорда бүлекне Зинаида Игнатьевна Богданова җитәкли иде, бик яхшы кабул итте. Шулай җәмгыятькә кереп киттем. Озак та үтмәде, минем тырыш һәм җаваплы булуымны күреп, групорг итеп сайлап куйдылар. Шул рәвешле, күзләрем начар күрсә дә, бөтенләй дә күрмәүчеләр белән эшли башладым, ә исемлектә 30 кеше иде», – дип сөйләде Разия Хөснетдинова. 

Групоргның вазыйфалары төрле, ул җирле о ешма б елән аның әгъзалары арасында күпер ролен башкара дияргә дә була.

Нурлатта «Ак таяк» айлыгы бара

Болар – сукырлар җәмгыяте аша тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, көнкүреш мәсьәләләрен чишүдә ярдәм кулы сузу, мөһим хәбәрләр белән уртаклашу, бәйрәмнәр белән котлау, чараларга, утырышларга чакыру, хәтта озата бару да... 

Разия Сираҗетдиновна исә һәрчак элемтәдә була. 

«Без бер гаилә кебек, – ди ул. – Сукырлар җәмгыяте көчле рухлы, язмышларына төшкән сынауларга бирешми торган тормыш сөючән кешеләрне берләштерә. Беркайчан да күңелебезне төшермибез, язмышка үпкәбезне белдермибез. Киресенчә, көр күңелле, бер-беребезгә терәк, файдалы булырга тырышабыз».

Якыннары әйләнәсендә

Разия Хөснетдинова тормыш иптәше белән ике балага гомер бүләк иткән. Тик, кызганычка каршы, улы 29 яшендә фаҗигале төстә һәлак булган. Шундый югалту ачысы һәм тирән кайгы хисләре кичергәндә дә аның йөрәк җылысы, ана назы 12 яшендә үз әнисеннән ятим калган бер кыз балага да җиткән.

Бүген исә игелекле гамәлләре үз җимешен дә бирә: якыннарының кайгыртуын һәм игътибарын тоеп гомер кичерә ул. Менә 80 яшьлегенә дә барлык туганнары, шул исәптән 4 оныгы белән 7 оныкчыгы да җыелган. Һәм чиксез котлаулар арасында иң кадерлесе аңа рәхмәт сүзләре булгандыр. 

Чыннан да, Разия Хөснетдинованың тормыш юлы – авырлыклар алдында сыгылып төшмәскә, һәрчак кешеләргә терәк булырга өйрәтүче матур үрнәк бит.


Нет комментариев