Нурлаттан Нурмөхәммәтовлар гаиләсе сугышчылар өчен тактик беләзекләр үрә
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан Нурмөхәммәтовлар гаиләсе сугышчылар өчен тактик беләзекләр үрә

Алия, аның ире Рамил, кызлары Азалия һәм уллары Данис әлеге эш белән кичләрен шөгыльләнәләр.

Гаиләдә волонтерлык эшен әтиләре Рамил Раифович башлап җибәргән, әкренләп исә бу эшкә гаиләнең башка әгъзалары да кушылган. Башта Нурмөхәммәтовлар фронтка хәлләреннән килгәнчә ярдәм иткәннәр: дымлы салфеткалар, газ баллоннары җибәргәннәр. Әмма үз куллары белән дә ни дә булса ясыйсылары килгән.

Нурлаттан Нурмөхәммәтовлар гаиләсе сугышчылар өчен тактик беләзекләр үрә

Һәркемгә эш бар

Алия Илдусовна интернет аша сугышчыларның тормышларын саклап калырга ярдәм итүче махсус беләзекләр үрүләрен күреп, кызыксынып китә һәм тормыш иптәшеннән моның өчен станок ясап бирүен сорый. Ул исә тиз генә әлеге гап-гади җайланманы ясап бирә һәм эш башланып китә. 

“Күпме беләзек үргәнемне хәзер үзем дә белмим, санаганым да булмады. Әмма бу мөһим дә түгел, – ди Алия Нурмөхәммәтова. – Бер бобинадан якынча 20 беләзек чыга. Ай саен ике-өч төргәк шнур сатып алабыз. Бер кичтә унлап беләзек үрә алам. Башта җепләр буталып та бетә иде. Хәзер бер беләзекне ун минутта үрәм”. 

Гаилә эшендә һәркемнең үз вазифасы бар. Алия Илдусовна беләзекләр үрә, Данис зур төргәктән бишәр метрлы шнурлар үлчәп кисә, ә Азалия әзер эшләнмәләрне пөхтәләп төреп, пакетларга салып бара. 

Нурлаттан Нурмөхәммәтовлар гаиләсе сугышчылар өчен тактик беләзекләр үрә

“Миңа беләзекләрне пакетларга тутыру ошый. Үрергә дә өйрәндем, ләкин әзерләрен җыеп, төрү ошый төшә, – дип уртаклашты Азалия. – Үтә күренмәле пакетларга беләзекне, аны ничек куллану турында белешмәне һәм бер пакет кофе салам”. 

Башкалар да кызыксына

Гаилә кичке ял вакытын менә шулай бергәләшеп үткәрә: барысы да телевизор каршына җыела, күмәк эш бик тиз һәм күңелле бара. Азалия мәктәптә бу шөгыле турында иптәшләренә сөйләми икән, ә менә сыйныфташлары белән солдатларга хатлар язган булганнар. 

“Аларның исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайтуларын телим, – ди ул. – Без игелекле эш башкарабыз һәм ул миңа бик ошый”. 

Гаиләнең бу шөгыле башкаларда да зур кызыксыну уята. Алия Илдусовнаның балалар бакчасында эшләүче хезмәттәшләре аның шөгыле турында белгәч, мастер-класс үткәрүен сораганнар. Аларның да беләзек үрергә өйрәнәселәре килә икән. Хәзер Нурмөхәммәтовлар беләзекләрнең чираттагы партиясен әзерли. Озакламый алар гуманитар йөк белән бергә алгы сызыкка җибәреләчәк. 

“Посылкабыз белән бергә сугышчылар кайгыртуыбызны да тоячак. Чөнки бу эшне без чын күңелдән башкарабыз, – ди Алия Илдусовна. – Волонтер булу – сүздә түгел, эштә чагылырга тиеш дип саныйбыз”. 

Нурмөхәммәтовлар, чыннан да, үз эшләре турында күп сөйләргә яратмыйлар. Алар волонтерлык белән тыныч кына, кичләрен шөгыльләнәләр. Үрелгән беләзекләргә исә фронтта сорау зур, алар ничәмәничә гомерне саклап калырга ярдәм итә бит.


Нет комментариев