“Нурлат-информ”да Әбунәче көне узды
ХӘБӘРЛӘР

“Нурлат-информ”да Әбунәче көне узды

Редакциябезнең бусагасын беренчеләрдән булып Нурлаттан Валентина Терентьева атлап керде.

Газета – тугры дус

Газетаның узган санында Әбунәче көне булачак дип укыгач, барлык эшләрен янга калдырып, иртән-иртүк килгән. 

“Нурлат-информ”да Әбунәче көне узды

“Район газетасын үземне белә башлаганнан бирле укыйм. Башта Егоркинода яшәгәндә әти белән әни алдыралар иде, аннары Нурлатка күченгәч, үзем яздыра башладым, – дип уртаклашты ул. – Үзгәртеп кору, яшьлек елларында, хәтта декрет ялында да – газета һәрвакыт юлдашыбыз булды. Аны бер дә яздырмыйча калганыбыз юк. Мин редакциягә ихлас рәхмәтлемен: газета битләрендә районның соңгы яңалыклары һәм файдалы белдерүләр басыла. Туган шәһәребез хәбәрләреннән башка ничек яшәп булуын күз алдына да китермим. Һәркемгә дә аны укырга киңәш итәм!”

Валентина Александровна газетаны ташламалы бәя белән яздырудан тыш, Әбунәче көне кысаларында игълан ителгән оттырышсыз лотереядә катнашып, “Дуслык”тан истәлеккә бүләк тә алды. Әле алай гына да түгел, аның әбунә квитанциясе бу чорга туры килгән призлы декадада да катнаша. 

Гаиләдәге матур традиция

Иван Паргунькин исә Әбунәче көненә иртәнге автобус белән махсус Заречный поселогыннан ук килгән.

“Нурлат-информ”да Әбунәче көне узды

“Дуслык” һәрвакыт безнең белән – ул бит районыбыз тормышы, безнең уртак казанышларыбыз һәм уңышларыбызны чагылдыра. Кичә без әнием Венера Валентиновнаның 95 яшьлеген билгеләп үттек, һәм аны, иң беренче чиратта, район газетасы аша котладык. Әнием Заречныйга Буа районыннан 1953 елда күченеп килгән, шул чордан бирле “Дуслык”тан аерылмый: гомере буе яздыра, 95 яшендә дә укый һәм аны ихлас ярата. Бездә дә басма сүзгә карата мәхәббәт тәрбияләде”, – дип уртаклашты ул. 

Шул рәвешле, Әбунәче көне редакция өчен дә, тугры укучыларыбыз өчен дә онытылмаслык матур очрашу булып узды. Бу көн район газетасының яңалыклар чыганагы гына түгел, буыннан-буынга күчеп килүче олы рухи мирас һәм һәр гаиләнең якын киңәшчесе булуын тагын бер кат раслады.


Нет комментариев