Нурлатлылар “Урманнарны саклыйк” акциясенә кушылды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар “Урманнарны саклыйк” акциясенә кушылды

Бөтенроссия экологик чарасында 100дән артыграк нурлатлы катнашты.

Өмәләр бер вакытта шәһәрнең Завод урамында һәм үзәк парк янында оештырылды. 

Аллеягә нигез салынды

Ленинград урамындагы автотрасса белән үзәк парк арасындагы территория инде берничә елдан ук шәһәр пейзажын бизәп кенә калмыйча, тузан һәм машина сөреме өчен ышанычлы киртә дә булачак: биредә 30 төп пихта һәм 40 төп балан үсентесе утыртылды.

Нурлатлылар "Урманнарны саклыйк" чарасында катнашты

Өмәдә катнашкан район башкарма комитеты, Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, спорт мәктәпләре һәм башка учреждениеләр вәкилләре бердәм булып эшкә тотынып, санаулы минутлар эчендә булачак аллеягә матур башлангыч бирделәр. Биредә үк урман хуҗалыгыннан кайтарылган яшь үсентеләргә су сибү дә оештырылды. 

Финанс-бюджет палатасы коллективы акциягә кушылучылар арасында күпсанлылыгы белән аерылып торды. 

“Безнең коллектив 12 кешедән тора. Шәһәр күләмендәге өмәләр, агач утырту, территорияләрне җыештыру яисә корткычларга каршы эшкәртү чаралары булсынмы, без барысында да актив катнашабыз. Шәһәрне ямьләндерүгә өлеш кертәбез, һәм күпмедер вакыттан соң хезмәтебезнең нәтиҗәсен күреп, сөенәбез”, – дип уртаклашты Финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлева, күмәк чараларның коллективны туплау ягыннан да әһәмиятен билгеләп. 

Шәһәр тагын да ямьләнәчәк

Оештыручылар исә шәһәрне яшелләндерү эшләрен системалы тормышка ашыра һәм һәр мәсьәлә буенча перспектив план кора. Мисал өчен, язын биредә яшь агачларны коймалап алырга җыеналар, бу аларны зыян салынудан коткарачак. 

Нурлатлылар "Урманнарны саклыйк" чарасында катнашты

“Урманнарны саклыйк” экологик акциясе бүгенге өмә белән генә тәмамланмый. Октябрь ахырына таба без “Татнефть” компаниясе белән берлектә, махсус техника кулланып, Рябиновая урамы буйлап өч метрлы 200ләп чыршы утыртырга ниятлибез, – дип белдерде район башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Моратшин. – Районыбызда территорияләрне яшелләндерүгә зур игътибар бирелә. Мондый акцияләр Нурлатның экологик иминлеген тәэмин итәргә һәм яшел үсентеләрнең санын арттырырга булыша”. 

Бу көнне Завод урамында исә 50гә якын юкә үсентесе калкып чыкты. Район Советы, район башкарма комитетының мәгариф, мәдәният, икътисад, архитектура һәм шәһәр төзелеше һәм башка бүлекләре вәкилләре өмәгә кушылып, Нурлатны тагын да ямьләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.


Нет комментариев