«Факел»ның чираттагы уены Алик Вәлиуллин истәлегенә багышланды
ХӘБӘРЛӘР

«Факел»ның чираттагы уены Алик Вәлиуллин истәлегенә багышланды

Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган иде.

Нурлатның “Факел” командасы Татарстанның Беренче лигасы кысаларында узган атнада үткән чираттагы матчта Урыссуның “Девон” клубын 6:2 исәбе белән җиңде. Уен “Факел”ның элеккеге уенчысы, махсус хәрби операциядә һәлак булган Алик Вәлиуллин истәлегенә багышланды. 

Голларны Олег Ширинбеков, Виктор Клюбин, Андрей Капитов, Тамерлан Фәйзуллин һәм Александр Плешанов кертте. 

Азактан команда Алик Вәлиуллин истәлегенә куелган баннер янына җыелды. Бу көнне аңа 37 яшь тулган булыр иде. Матчта зур дулкынлану белән аның гаиләсе – туганнары һәм якыннары да катнашты. Нурлат футболчылары Алик Вәлиуллин турындагы хәтерне кадерләп саклыйлар: аның хөрмәтенә турнирлар үткәрелә, ә улы “Факел” командасында уйнап, әтисенең юлын дәвам итә. 

Бу сезонда “Факел” тагы ике уен үткәрәчәк. Бу якшәмбедә команда Чистайда “Труд” белән очрашачак, ә 25 октябрьдә сезонны Бөгелмәнең “Нефтяник” командасына каршы өй матчы белән тәмамлаячак.

Марина Корнилова фотолары. 


Нет комментариев