Тимер юлчылар микрорайонында юл аша чыгу куркынычсызракка әйләнгән
ХӘБӘРЛӘР

Тимер юлчылар микрорайонында юл аша чыгу куркынычсызракка әйләнгән

Тимер юлчылар микрорайонында яшәүчеләр Куйбышев урамындагы үзгәрешләргә сөенә.

Алар юлның хәрәкәт көчле булган участогын куркынычсызрак итүдә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтле.

Газетабыз редакциясенә Нурлат шәһәрендә яшәүче Наилә Абидова Тимер юлчылар микрорайонында яшәүчеләр исеменнән язылган хат белән мөрәҗәгать итте. Анда Куйбышев урамының 29 нчы йортыннан тимер юл вокзалы ягына чыгучы җәяүлеләр кичүен уңайлыкландыру мәсьәләсен хәл итәргә булышкан кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелә. 

Халык үтенече

Элек юлның бу участогында юлны кичү кыенга туры килгән. Җәяүлеләр юлына илтүче сукмакның төзекләндерелмәгән булуы аркасында юл аша чыгу өлкән яшьтәгеләр, хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар һәм балалар арбасы белән йөрүче әти-әниләрдә проблемалар тудырган. 

Тимер юлчылар микрорайонында юл аша чыгу куркынычсызракка әйләнгән

Апрель аенда микрорайон халкы Нурлат муниципаль районы башкарма комитетына һәм Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, бу урында куркынычсыз җәяүлеләр кичүе ясауларын, юл билгеләре урнаштыруларын һәм тротуарга уңайлы төшү урыны булдыруларын сораганнар. 

Халыкның үтенече игътибарсыз калмый. Кыска гына вакыт эчендә микрорайон халкына уңай җавап килә. Сентябрь аенда тротуарга төшү урынын төзекләндерәләр, 12 октябрьгә инде уңайлыклы җәяүлеләр кичүе тулысынча әзер була. Биредә автомобильләрнең тизлеген киметү өчен ясалма юл тигезсезлеге булдырыла, юлның ике ягына да тиешле билгеләр урнаштырыла.

Күптән көтелгән үзгәреш

Микрорайонда яшәүчеләр өчен бу – күптән көтелгән һәм мөһим үзгәреш. Хәзер урамны кичү куркынычсызрак, ә юлның бу өлешеннән йөрү уңайлыракка әверелгән. 

Тимер юлчылар микрорайонында юл аша чыгу куркынычсызракка әйләнгән

“Безне ишетүләренә бик шатбыз. Үтенечебезне игътибарсыз калдырмаулары өчен рәхмәт. Мөрәҗәгатебезгә колак салган һәм бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм иткән һәркемгә – башкарма комитет җитәкчелегенә, Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат районы буенча бүлекчәсенә, шулай ук эшләрне башкаруда катнашкан барлык оешмаларга һәм хезмәтләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең өчен бу гади төзекләндерү генә түгел, ә кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген кайгырту да”, – ди Наилә Абдулбариевна.


Нет комментариев