Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Киекле авылы мәдәният йортында Балалар көне күңелле билгеләп үтелде

Бүген, 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Киекле авылы мәдәният йортында чын бәйрәм чарасы оештырылды.

Кичәнең геройлары — балалар өчен төрле кызыклы уеннар, күңелле конкурслар һәм әйлән-бәйләннәр әзерләнгән иде. Аниматорлар үзләренең утлы чыгышлары, шаян такмаклары һәм гөрләтеп көлдергән уеннары белән яшь тамашачыларның күңелен ача белде.

Әти-әниләр дә бу бәйрәмнән читтә калмады. Алар балалары белән бергә уеннарда катнашып, көч сынашты, йөзләреннән шатлык нурлары бөркелде. Бәйрәм барышында балалар күтәренке рух, дуслык һәм күңелле көлке атмосферасы хөкем сөрде.

Бу көн барысы өчен дә онытылмас хатирәләр, якты елмаюлар һәм чын балачак бәйрәме булып истә калды.

Гөлия Галямова, Нурлат районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев