Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Кычытканлыдан Камил Насыйбуллин истәлегенә: киң күңелле авылдашыбыз иде

Кычытканлы авылында туып-үсеп, Яр Чаллыга килеп төпләнгән, шәһәрнең үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән авылдашларыбыз күп.

Төрлесе төрле тармакларда хезмәт куйганнар алар, әмма кайда гына булсалар да, үзләрен эшчән, тырыш итеп күрсәткәннәр, хөрмәт казанганнар. Шундый авылдашларыбызның берсе Камил абый Насыйбуллин иде. Кызганыч, агымдагы елның февралендә аны соңгы юлга озаттык. Әмма кеше китә – җыры кала, диләр. Аның кылган игелекләре, башкарган эшләре авылдашларыбыз һәм якыннары, дуслары, укучылары күңелендә дә озак сакланыр әле.

Кычытканлыда Нургали һәм Зөһрә Насыйбуллиннар гаиләсендә бишенче бала булып 1940 елда дөньяга килә ул. Әйбәт кенә яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиләрен беренче көннәрдә үк сугышка алалар, ул Ржев шәһәре өчен барган сугышларда 1941 елның ноябрь аенда ук һәлак була. Зөһрә биш бала белән тол кала. Балалар тормыш авырлыкларын, ачлык-ялангачлыкны күреп үсәләр. Әтисеннән ике яше дә тулмаган килеш калган Камилгә дә җиңел булмый. Әмма, шуңа да карамастан, тормышта үз урынын таба, төрле тармакларда эшләп хөрмәт казана ул. 3 ел ярым армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Казан дәүләт педагогика институтында белем ала. 1967 елда Иске Зәйгә физика укытучысы итеп эшкә җибәрелә. Чистай районы кызы, шулай ук укытучы һөнәрен сайлаган Саҗидәгә өйләнеп, гаилә корып җибәрәләр, кызлары туа. 1970 елда 11 айлык бала белән Тукай районы Әҗмәкәй авылы урта мәктәбенә килеп эшкә урнашалар, Камилне директор итеп билгелиләр. Әҗмәкәйдә яңа мәктәп. Беренче кыш бәгырьгә үтәрлек салкын була. Күмер юк, бүлмәләрнең тәрәзәләре зур булганлыктан, җылы тормый, укытучыларны да утын белән тәэмин итәргә кирәк. Җәй буе урманнан кайтып та керми директор. Гаиләдә икенче бала – малайлары дөньяга килә. Балаларның үзләрен генә калдырып, мәктәпкә йөгергән чаклары күп була яшь укытучыларның. 

Тугыз ел укыткач, Әҗмәкәйдәге татар мәктәбе ябыла. Камил Нургали улы белән Саҗидә Минһаҗ кызы Яр Чаллы мәктәпләренә эшкә китәләр. Күпмедер эшләгәч, Саҗидә тимерчелек заводының эшче-белгечләр бүлегенә эшкә урнаша. Камил ЖЭК-11дә җитәкче урынбасары булып эшли башлый. 1980нче елда җитәкче итеп билгеләнә. Яшь эшчеләр әзерләү һәм аларны тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен Камил Нургали улы Мактау кәгазе белән бүләкләнә, ярышларда җиңүе өчен даими рәвештә акчалата премияләргә лаек була, өч бүлмәле фатир бирәләр. 1982 елда исеме Мактау тактасына кертелә. 

Насыйбуллиннар, лаеклы ялга чыккач, яңадан Әҗмәкәй авылына кайтып йорт җиткерделәр һәм шул нигездә гомер кичерделәр. Хатынына мәрхәмәтле тормыш юлдашы булды ул. Ике балалары да югары белем алды, оныклары һәм оныкчыларының уңышларына шатланып гомер иттеләр. Камил Нургали улы авыр балачагын, яшьлеген, әтисез үскән ятим елларны бер дә исеннән чыгармады, авылдашлар белән дә элемтәдә торды. Кычытканлыбызны һәрчак сагынып яшәде ул. Тормыш юлына чыгарган, иңнәргә канат куйган туган җир дистәләгән еллар үткәч тә күңелнең иң кадерле почмагында саклана бит.

Рәисә Рәхимҗанова, Яр Чаллы шәһәре 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев