Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Мошенниклар Нурлатта яшәүче психологны төп башына утыртканнар

Психология өлкәсендәге профессиональ белемнәр дә телефон аферистлары куллана торган мәкерле манипуляцияләрдән һәрвакыт саклый алмый.

Нурлаттагы җирле мәктәпләрнең берсендә психолог булып эшләүче хатын-кыз шундый катлаулы һөҗүмнең корбанына әверелгән. Үзләрен махсус службалар хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләрнең куркытуларына һәм паникага бирелеп, ул ике көн эчендә барлык акчаларыннан колак каккан. 

Бу хәл үткән елның 25 ноябрендә, Нурлат педагогын мессенджерларның берсендә “СОШ г. Нурлат РТ” чатына кушканнан соң, башланып китә. Төркемдә инде 6 катнашучы була, бәлки шуңа күрә бу хатын-кызда бернинди дә шик тудырмый. Тиздән чатка хәбәр килә. “Хезмәттәшләр, исәнмесез! Директор иртәгәгә кадәр архивны цифрлаштыруны (актуаль кадрларны электрон чыганакларга күчерү һәм эшләмәүчеләрне, алар алга таба исәптә тормасыннар өчен, төшерү) тәмамларга кушты. Зинһар, исемлекләр буенча барысы да дөрес күрсәтелгәнме икәнен тикшерегез һәм төркемгә языгыз”, – дип язалар. 

Бер минуттан соң әңгәмәнең тагын бер катнашучысы хезмәттәшләрен ашыгырга чакыра. Инструкция гади булып тоела: бары махсус чат-ботка күчәргә, “старт” төймәсенә басарга, телефон номерын расларга һәм алынган алты урынлы кодны төркемгә җибәрергә кирәк. Хатын-кыз барлык күрсәтмәләрне үти, һәм шул ук минутта “капкын” ябыла. Чатта хезмәттәшләре урынына мошенниклар җавап бирә, алар сүгенү сүзләре кулланып, аның Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керү мөмкинлеге алулары хакында хәбәр итәләр. 

Озак та үтми зыян күрүчегә Дәүләт хезмәтләре ботыннан хәбәр килә: аның профилендә Киевта яшәүче бер ир-ат исеменә ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгән була. Шунда ук, әгәр бу операция ялгыш ясалган булса, техник ярдәм хезмәтеннән кире элемтә сорарга тәкъдим ителә. Шок хәлендә калган хатын-кыз төймәгә баса. 

“Трубканы бер ир-ат алды, үзен Роскомнадзор хезмәткәре Дмитрий дип таныштырды. Мин аңа үзем белән булган хәлне аңлаттым, Дмитрий минем исемнән ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгән кешене беләмме-юкмы дип сорады. Мин бу кешене белмим дип җавап бирдем”, – дип яза хатын-кыз соңрак полициядә биргән аңлатмасында. 

Дмитрий хатын-кызны “террорчылыкны финанслаган” өчен җинаять җаваплылыгы белән куркыта башлый. Ул аңа булган хәл турында берәүгә дә сөйләмәскә куша һәм документны гамәлдән чыгару өчен аны “Федераль казначылык белгеченә” күчерәчәкләрен әйтә. Дмитрийның әшнәсе Виктория зыян күрүчедән банк карталары һәм алардагы акча суммалары турында җентекләп сораша. Ул, акчаларны саклап калу өчен, картадагы барлык сумманы ашыгыч рәвештә алырга кирәк дип белдерә. Шулай ук аны “ФСБ хезмәткәре” белән видеоэлемтә өчен кушымта урнаштырырга мәҗбүр итәләр. 

Соңрак зыян күрүче үзенең аңлатмасында язганча, смартфон экранында бер мизгелгә кабинетта утырган ир-ат күренеп ала, ул таныклыгын күрсәтә, анда капитан Соколов Александр Сергеевич дип язылган була. Камераны сүндергәч, ул тавыш белән психологик эшкәртүен дәвам итә: хатын-кызны “серне ачмау турында ант” әйтергә мәҗбүр итә, телефоны тыңлануын әйтә… 

Ышанычлырак булсын өчен, мошенниклар мессенджерга ялган рәсми документлар җибәрәләр. Аларда шәхси акчаларын иминиятләштерү өчен зыян күрүче исеменә махсус “сейф ячейкасы” булдырылуы турында әйтелә. Хатын-кызга мобиль банкларга керү һәм бүлекчәләрнең чын хезмәткәрләре белән сөйләшү катгый тыела. Психологик басым астында ул банкларга барып, счетларыннан барлык – 580 000 сум күләмендәге акчаларын салдырып ала. Шуннан соң кураторлар аны Чапаев урамындагы конкрет бер банкоматка юнәлтәләр. Шулай итеп, чит кешеләр кушуы буенча эш итеп, хатын-кыз 535 000 сум акчасын берничә өлешкә бүлеп күчерә. 
“Акчаларны күчергәннән соң, минем исемгә банкта яңа счет ачуларын көтә башладым, тик кайсы банкта икәнен әйтмәгәннәр иде. Шуннан соң гына үземне мошенниклар алдавын аңлый башладым һәм 2025 елның 27 ноябрендә полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә карар кылдым”, – дип язган ул. 

“Нинди белемгә һәм һөнәргә ия булуына карамастан, теләсә кем мошенниклар корбаны булырга мөмкин, – ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Гүзәл Гайфиева. – Мошенниклар кешенең көчсез якларыннан осталарча файдалана, дәүләткә хыянәттә яла ягып һәм ясалма рәвештә ашыктырып алар аңа уйларга да вакыт калдырмыйлар. Телефон аша әйтелгән бар нәрсәгә дә ышанырга ярамый”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев