Нефтьчеләр Нурлат мәдәният сараенда концерт оештыра
ХӘБӘРЛӘР

Нефтьчеләр Нурлат мәдәният сараенда концерт оештыра

Иртәгә, 5 сентябрьдә Шәһәр мәдәният сараенда "Нурлатнефть" НГДУсының 50 млн. тонна нефть чыгаруы һәм Нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан идарә җитәкчелеге инициативасы буенча республика сәнгать осталары катнашында зур концерт узачак.

Анда нефтьчеләр, ветераннар, сервис компанияләре хезмәткәрләре чакырулы, гомумән, концерт тулаем шәһәр хезмәт коллективлары өчен дә бәйрәм бүләге итеп оештырыла. Ә шимбә, 6 сентябрьдә исә "Нурлатнефть" НГДУсы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен Әлмәттә билгеләп үтәчәкләр.Алар биредә үз шәһәрчекләрен булдырып, концерт программасы да тәкъдим итәчәкләр.

Нурлат

Нет комментариев