“Нурлат-информ” “Дуслык” белән мәдәни сәяхәт” проекты җиңүчеләре өчен башкалабыз Казанга сәяхәт оештырды
Бу юлы сәфәребез якташыбыз Габдулла Кариевның 140 еллыгына һәм газетабызның 95 еллык юбилеена багышланды.
Юлга чыксаң, дустың үзеңнән яхшырак булсын, диләр. Без – “Нурлат-информ”лылар бу юлы Казанга иң якын һәм иң тугры дусларыбыз – апрель аенда белем бирү учреждениеләре коллективлары арасында игълан ителгән “Дуслык” белән мәдәни сәяхәт” проекты җиңүчеләре белән бергә юл тоттык. Бәйгебезнең шартлары буенча, анда җиңү яулау өчен бөтен коллектив белән беренче булып газетага язылырга кирәк иде. Һәм лидерлар инде акциянең беренче көннәрендә үк ачыкланды. Шәһәрнең “Алсу” һәм “Әкият” балалар бакчалары бер үк көнне бөтен коллективлары белән бердәм булып газетага әбунә рәсмиләштерделәр һәм ышанычлы рәвештә җиңүче исеменә лаек булдылар.
Коллективларның бәйгедә шундый зур теләк белән катнашуларын аңларга да була, бу юлы җиңүчеләргә бүләк кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы да – башкалабыз Казанга якташыбыз Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрына сәяхәт иде бит! Һәм юл, билет чыгымнары – барысы да бушлай.
“Әле бәйгене игълан итәр алдыннан без “Нурлатинформ”ның күптәнге дуслары һәм партнерларына теләктәшлек күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Һәм алар бу юлы да безгә бик теләп ярдәм итәргә риза булдылар, – ди “ТАТМЕДИА” АҖнең “Нурлатинформ” филиалы баш мөхәррир-җитәкчесе Сирень Сәмәрханова. – Казандагы Нурлат якташлыгы җитәкчесе Фәрит Фәизович Мифтахов, якташыбыз Габдулла Кариев исемен йөртүче яшь тамашачы театры җитәкчесе Илнур Зөфәрович Гайниев, Нурлат АТПсы генераль директоры Идрис Габделбәрович Кәримовның ярдәме белән җиңү яулаган коллективлар өчен әлеге мәдәни сәфәрне оештыру мөмкин булды. Без аларга “Нурлатинформ”лылар һәм театрны тамаша кылган барлык нурлатлылар исеменнән рәхмәт белдерәбез”.
Нурлат АТПсы бүлеп биргән уңайлы автобуста сөйләшә-сөйләшә барып 3 сәгатьлек юл сизелмәде дә. Спектакль башланыр алдыннан Казанның истәлекле, матур урыннары буйлап йөрергә дә вакыт калды әле. Әлбәттә инде, сәяхәтнең иң зур тәэсирләре театрның үзендә булды. Татар профессиональ театрына нигез салган якташыбыз Габдулла Кариевның театр фасадына элеп куелган зур фотопортреты, театрның мәһабәт бинасы нурлатлыларда беренче мизгелләрдә үк зур горурлык хисләре уятты. Ел саен Нурлатка килеп, районыбыз халкына театр бәйрәме бүләк итүче кариевчыларга нурлатлылардан күчтәнәчләр – “Дуслык кубы” сувениры һәм татлы бавырсак алып бардык. Театр коллективы да безне ачык йөз белән каршы алды, уңайлы урыннар тәкъдим итте. Бу көнне сәхнәдә Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” комедиясен уйнады артистлар. Мавыктыргыч сюжет, осталарча уен, театрдагы үзгә мохит һәркемдә онытылмас тәэсирләр калдырды.
“Габдулла Кариев театрына барып тамаша карау күңелебезгә искиткеч рәхәтлек бирде. Артистларның уйнауларына сокланып утырдык. Алар тамашачыны беренче минуттан ук җәлеп итеп, вакыйгаларга алып кереп китте һәм, үзебез дә сизмәстән, бар дөньябызны онытып, тамаша карадык, рәхәтләнеп ял иттек. Безгә шундый мөмкинлек тудыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез”, – дип тәэсирләрен уртаклашты “Алсу” балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Нугаева спектакльдән соң.
“Дуслык”ка без елына ике тапкыр бөтен коллективыбыз белән язылабыз. Һәм һәрчак диярлек җиңүчеләр арасына керәбез. Бу юлы бәйгенең йомгакларын аеруча түземсезлек белән көттек. Спектакльнең эчтәлеге, куелышы, артистларның осталыгы – барысы да бик ошады. Тамаша беткәч тә театрның безне җибәрәсе килмәде әле. Сентябрь аенда зәңгәр экраннарга чыгачак фильмның бер эпизодын төшерүдә тамашачылар буларак катнаштык. Хәзер инде аның чыгуын көтеп торачакбыз, без дә тарихка кергәнбездер бәлки”, – дип һәммәсе исеменнән дә сәфәрне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде “Әкият” балалар бакчасының хуҗалык эшләре мөдире Сиринә Мисбахова.
Башкалга сәяхәтебез әнә шулай мавыктыргыч һәм күңелле мизгелләргә бай булды. Ә “Нурлат-информ” өчен мондый сәяхәтләрне оештыру инде традициягә кергән дип әйтергә була. Моңа кадәр театрга газетага әбунәне яхшы оештырган хат ташучылар белән бара идек, бу юлы тугры әбунәчеләребез башкалага мәдәни сәяхәт ясады. “Дуслык”ның дуслары күп һәм аларның һәркайсы безнең өчен кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев