Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

“Нурлат-информ” “Дуслык” газетасы әбунәчеләре арасында бүләкләр уйнатты

Дүшәмбе иртәсе “Нурлат-информ” өчен күңелле вакыйга белән башланып китте.

Безгә традицион әбунә декадасы кысаларында узган бүләкләр уйнату җиңүчеләре килде. Беренчеләрдән булып редакция бусагасын Сания Җамалиева атлап керде, ул электр чәйнеге откан. Бүләкне аңа баш мөхәррир-җитәкче Сирень Сәмәрханова тапшырды. 

“Газетаны 50 еллап элек, Нурлатка күченеп килгәч алдыра башладык. Бик рәхәтләнеп укыйбыз, барысы да, бигрәк тә җирле шагыйрьләрнең иҗатлары ошый. Соңгы вакытта борчылып, әмма шул ук вакытта герой якташларыбыз өчен зур горурлык белән фронт яңалыклары турында да укыйбыз, – дип уртаклашты Сания ханым. Үзенә бәхет елмаюны могҗизага тиңли ул. – Беренче тапкыр приз оттым. Әле менә әбунә декадасы алдыннан гына нигә башкаларга бүләк чыга, миңа юк дип уйлап куйган идем. Аллаһы Тәгалә сүзләремне ишеткән булса кирәк”. 

Тагын бер тугры әбунәчебез Марина Плешакова да бүләге артыннан сөенеп килгән иде. Ул суперприз – микродулкынлы мич отты. Ачыкланганча, аның гаиләсендә моңа кадәр әлеге техника булмаган икән. 

“Дуслык” белән дуслыгыбыз күптәннән килә, аны 1978 елдан бирле алдырабыз. Менә бу юлы да призлы декада вакытында хат ташучыдан безгә әбунә рәсмиләштерүен үтендек. Бүләк отарбыз дип уйламадык та. Шулай килеп чыкты, микродулкынлы мичебез беркайчан да булмады. Тормыш иптәшем белән җиңүчеләр исемлегендә үзебезне күргәч гаҗәпләндек һәм сөендек, – дип уртаклашты ул. 

Бүләк Зоя Дмитриеваның да күңеленә хуш килгән. Ул “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегеннән керамик таба отты. Әйтүенчә, бөтен гаилә белән җыелып яңа табада пешкән камыр ризыкларын татып карау өчен матур форсат бу. 

Төрнәстән Роман Хәйруллин да үзенә чыккан кул тузан суырткычын рәхмәт белән алып китте. Гомумән, бу көнне әбунәчеләребез призларга гына түгел, журналистлар белән җылы очрашуларга да шат иделәр. Һәркайсы быел 95 еллыгын билгеләп үтүче район газетасына ихлас теләкләрен җиткерде. Ә без, үз чиратыбызда, һәр укучыга газетага тугры булып калулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм шуны исегезгә төшерәбез: бүләк уйнатулар дәвам итә һәм киләсе приз нәкъ менә сезгә чыгарга мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев