“Нурлат-информ” Сабантуйда район газетасы әбунәчеләре арасында тәкә уйнатты
Районның массакүләм мәгълүмат чаралары Сабантуй мәйданында иртәдән үк үз нокталарын җәелдерделәр.
Шәһәрлеләр Рәисә Хатыйпова, ирле-хатынлы Хәйруллиннар һәм “Дуслык” газетасының күпсанлы башка даими әбунәчеләре беренчеләрдән булып килделәр. Сүз уңаеннан, мәйданда район газетасын 30дан артыграк кеше яздырды. Сабантуйда һәр әбунә акциясе күңелле уза. Менә бу юлы да әбунәчеләрнең барысы да мизгел эчендә уйнатыла торган лотереядә катнаштылар, соңрак төп приз – тәкә уйнатылды. Аны ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин тәкъдим итте.
Әбунә барышында оештыручылар барлык квитанцияләрне дә лототронга сала бардылар, ә билгеләнгән сәгатьтә төп приз уйнатылды. Ул Геннадий Евграфовка чыкты.
“Без Сабантуйга бөтен гаиләбез белән килдек. Биредән үтеп барганда газетага әбунә оештырылуын күрдек, элек тә “Дуслык”ны укый идек һәм редакция хезмәткәрләренең районкага язылу тәкъдимен бик теләп кабул иттек, – дип уртаклашты ул. – Төп призны отармын дип уйлап та карамадым. Рәхмәт яусын. Бүген бездә икеләтә бәйрәм!”
Приз уйнатуда катнашучылар Геннадий Петровичка котлаулар яудырдылар. Ул тәкәне машина багажнигына салды.
“Әлегә авылга кайтарып торам, бераз симертербез, аннары карарбыз”, – диде ул шатлыгын яшермичә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев