Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

“Нурлат-информ” хезмәткәрләре Үзәк мәйданда Әбунәче көне үткәрделәр

Әбунәче көнен игълан итәр алдыннан иң беренче чиратта тугры газета укучыларыбыз белән очрашып, аларның фикертәкъдимнәрен ишетү, хәлләрен белешүне максат иттек.

Һәм алар үзләрен озак көттермәделәр. Беренче әбунә квитанциясен без инде чарабызның беренче минутларында ук тутырдык. Козлов урамында яшәүче Зоя Ксенофонтовна Дмитриева да әбунә рәсмиләштерүне соңгы көнгә калдырырга яратмый булып чыкты, инде 86 яшендә булса да, газета яздырыр өчен Үзәк мәйданга үзе килергә карар кылган. 

“Сугыш чоры баласы мин, 1940 елда туганмын. Бик зур авырлыклар күреп үстек. Ә газетаны гомерем буена алдырам, язылмый калганым юк, бөтен яңалыкларны шуннан белеп барабыз, бик кирәкле ул”, – дип үз фикерләрен уртаклашты тугры әбунәчебез. 

Быел 95 еллыгын билгеләп үтәчәк “Дуслыг”ыбыздан нибары 9 яшькә генә яшьрәк хөрмәтле газета укучыбыздан шундый җылы сүзләр ишетү, әлбәттә инде, без – “Нурлат-информ”лыларга бик күңелле булды. Район газетасына язылырга дип хәтта Түбән Чаллы авылыннан ук килгән Валентина Васильеваның “Дуслык”ны алдыра башлавына исә быел төп-төгәл 50 ел булачак икән. 

“Бала чакта аны һәрчак әти-әниләрем яздыралар иде, тормышка чыккач, үзем алдыра башладым. Газетага язылу – безнең гаилә традициябез, – дип уртаклашты әбунәчебез, үзенең теләкләрен дә җиткереп. – Кулинария, кул эшләренә кагылышлы мәкаләләрне яратып укыйм, файдалы киңәшләрне үземә язып та алам, аларны ешрак бастырсагыз иде”. 

Әбунәчеләребез белән тыгыз элемтәдә үткәргән 3 сәгать сизелмичә дә үтеп китте. Шул вакыт эчендә өч дистәгә якын нурлатлы киләсе яртыеллыкка газетага язылырга өлгерде. Мизгел эчендә үткәрелә торган лотереядә катнашып, бүләкләр оттылар һәм тиздән уйнатылачак призлы декада кысаларында зуррак бүләк оту шансына да ия булдылар алар. Без исә барлык әбунәчеләребезгә дә рәхмәт белдерәбез, алда яңа очрашулар тагы да булачак әле. Традиция буенча, “Нурлат-информ” Сабантуй, Уяв бәйрәмнәрендә дә үз әбунә мәйданчыкларын оештырачак бит.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев