Нурлат җирлекара үзәк китапханәсе беренче районкүләм традицион чигү фестивале уздырды
Чара Президентның милли инициативалар фондыннан теләктәшлек тапкан “Нурлат бизәкләре” грант проекты кысаларында оештырылды.
Проект җитәкчесе – җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова.
“Биш ай дәвамында без китапханәдә районыбызда яшәүче халыкларның мәдәни мирасы буенча 11 дәрес үткәрдек, – дип сөйләде проектның координаторы, библиограф Маргарита Литта. – Шулай ук 18 мастер-класс оештырдык, алар барышында яшүсмерләр рус, татар, чуваш халыкларының традицион бизәкләрен чигәргә өйрәнделәр”.
Катнашучылар модалы аксессуарлар – шоперлар, китап кыстыргычлары, телефон һәм паспорт өчен тышлыклар, акча янчыклары һәм башкаларга чигү үрнәкләре төшергәннәр. Бер үк вакытта Сабантуйда узачак бәйгефестивальдә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул ителгән.
“Без фестивальнең 15 җиңүчесен ачыкладык. Алар дипломнар һәм бүләкләр – чигү өчен станоклар, китаплар, чигү җыелмалары белән бүләкләнде”, – дип уртаклашты Маргарита Литта.
Биредә үк тантаналы бүләкләү чарасы да узды, анда шәһәр башлыгы урынбасары Николай Липатов катнашты.
“Сез районыбызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклап, бик шәп эш башкарасыз. Моңа үсеп килүче буынны да җәлеп итәсез, бу да зур әһәмияткә ия”, – дип билгеләп үтте ул.
Фестивальдә теләүчеләр чигүнең төрле техникаларын үзләштерде. Биредә үк брелоклар, брошкалар һәм китап кыстыргычлары ясаучылар да булды. Проект кысаларындагы чарага ТР халыкларының яшьләр ассамблеясе белән видеокүпер нокта куячак, аның барышында фестивальдә катнашучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев