Нурлат көрәшчеләре Аксубайда да сынатмадылар
Нурлат көрәшчеләре якшәмбе көнне күрше Аксубай районында үткән Сабантуй бәйрәмендә дә актив катнаштылар.
Нурлат Сабантуеннан соң икенче көн рәттән мәйданда бил алышырга туры килсә дә, нурлатлылар матур нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Балалар арасында Кәрим Рәхмәтуллин –1нче, Альмир Гозәеров – 2нче, Әмир Сөләйманов һәм Ранил Курамшин 3нче урыннарга лаек булдылар.
Кунак ир-егетләр арасында үткәрелгән көч сынашуда исә нурлатлылар бөтен пьедесталны яуладылар. Рәфис Гозәеров – 1нче, Марсель Гозәеров – 2нче, Илсур Нәбиуллин 3нче урыннарда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев