Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат Кыш Бабаеның призы Яшел Үзәнгә китте

Бүген, 15 декабрь көнне "Ледок" Спорт сараенда Кыш Бабай призларына хоккей турниры төгәлләнде

Әлеге традицион турнир ике көн дәвам итте һәм анда быел 2005 елгы малайлардан торган командалар көч сынашты. Шул рәвешле, бозда "Ледок" (Нурлат), ЦСК ВВС (Самара), "Челны" (Яр Чаллы) һәм "Ледокол" (Яшел Үзән) командалары очрашты. Турнирның җиңүчесе "Ледокол" командасы булды: алар барлык матчларын да оттылар. "Челны" һәм ЦСК ВВС II-III урыннарны бүлештеләр. Хуҗалар IV урын белән генә канәгатьләнсәләр дә, әлләни көрсенмәделәр, чөнки алар өчен бу турнир тәүге зур бәйге иде бит.
- Безгә әлегә уен практикасы җитеп бетми, һәм бу уңайдан турнир бик яхшы тәҗрибә туплау булды. Тиздән Татарстан күләмендәге турнирга барабыз, һәм нәкъ әлеге беренчелек алдыннан көчле командалар белән көрәшеп алу бер дә зыян итмәячәк, - ди "ледоклыларның" тренерлары Игорь Тарасов.
Җиңүчеләр һәм призерларны Кыш Бабай белән Кар Кызы котлады, алар шулай ук шәхси номинацияләрдә дә бүләкләр тапшырдылар. "Ледок" уенчысы Данил Бархаткин турнирның иң яхшы сакчысы дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Хоккей "Ледок" ЦСК ВВС Яр Чаллы