Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында яңа “Заречный” лагере ачылды

Районның экологик чиста почмагында – Яңа Әмзә авылында төзелгән “Заречный” лагеры беренче сменада үз ишекләрен 120 бала өчен ачты.

Җәйге каникуллар чорында лагерьда 4 сменада барлыгы 480 бала ял итәчәк. 

Нурлатлыларның төзелеш тәмамлануын нинди зур түземсезлек белән көтеп алуын әйтеп торырга да кирәкмидер, мөгаен. Ике ел элек безнең электрон мәйданчыкларыбызда Яңа Әмзәдә лагерь төзелә башлавы турында беренче хәбәр чыгу белән, безгә нурлатлылар шалтырата башлады: “Чынлапмы?”, “Ә кайчан төзеп бетерәләр?”… 

Һәм бу гадәти кызыксыну гына түгел, ә “Заречный”да балалар ялын оештыруның иң яхшы традицияләре һичшиксез сакланып калачагына ышаныч иде. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә хәрәкәтләнүләре чикләнгән балалар өчен “уңайлы мохит” та каралган. 

“Мин узган ел иске “Заречный”да ял иткән идем, анда да яхшы иде, ә биредә йөз тапкыр яхшырак!” – дип фикерләре белән уртаклашты Солтан Хәйдәров. Аның сүзләрен яңа дуслары Динар Кәлимуллин һәм Кәрим Рәджәбов та куәтләде… 

Лагерьны ачу тантанасы мәртәбәле кунаклар катнашында аеруча тантаналы булып, дәүләт гимннары астында һәм якты төсләрдә узды – спортчылар, хореография коллективлары кунакларны лагерь территориясенең үзәк өлешенә кадәр җанлы коридор аша озатып бардылар. Лагерьда беренче смена 30 майдан эшли башлады һәм аның ачу тантанасына кадәр 3-4 көн эчендә малайлар һәм кызлар үзара танышырга һәм дуслашырга да өлгергәннәр. Алар шулай ук тату булып кунакларга үз отрядларының исемнәрен, девизларын әйтеп бирделәр. 

“Мин сезне яңа “Заречный” балаларны сәламәтләндерү лагеры ачылу белән чын күңелдән котлыйм, – дип сәламләде район башлыгы Дамир Ишкинеев. – Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның әмере буенча төзелде һәм уңайлы, куркынычсыз ял итү өчен барлык заманча таләпләргә җавап бирә”. 

Район башлыгы балаларга көч туплауларын, яңа дуслар табуларын теләде һәм эшне сыйфатлы һәм вакытында башкарган төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Беренче смена тулысынча беренчеләр сменасы дип әйтергә була: бүген биредә ял итүче балаларны “лагерьны ачучылар” дип атарга мөмкин, һәм ул “Алдынгылар хәрәкәте” канаты астында уза. Шуны исәптә тотыптыр, мөгаен, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: 

“Сез – беренчеләрнең дә беренчесе, һәм мин сезгә шәп каникуллар һәм яхшы кәеф телим. Көч туплагыз, танышыгыз, аралашыгыз!” – диде. Бу көнне котлаулар күп яңгырады. 

ТР экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин җылы теләкләрен җиткереп, спорт бүләкләре тапшырды. Нурлатлыларның бәйрәм шатлыгын ТР Рәисе ярдәмчесе – “Алдынгылар хәрәкәте”нең Татарстандагы төбәк бүлеге Советы рәисе Тимур Сөләйманов, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар уртаклашты. Мәртәбәле кунаклар арасында махсус хәрби операция ветераны Сергей Крайнов та бар иде. Хәзерге вакытта “Заречный”да аның ике улы ял итә. 

“Лагерь балаларны берләштерә, аларның дөньяга карашын киңәйтә. Нәкъ менә биредә коллектив рухы һәм бердәмлек сыйфатлары формалаша”, – диде ул. 

Соңрак корпусларны, медицина блогын (биредә контроль-үткәрү пункты да бар) карап чыкканда, кунаклар лагерьда балалар өчен нинди бай программа әзерләнүен үз күзләре белән күрә алдылар. Клуб китапханәсендә Ләйлә Фазлыеваны балаларның хәтта каникулларда да китаптан аерылмаулары сокландырды. Тамашачылар залында Тимур Сөләйманов “Алдынгылар хәрәкәте” флешмобына зур канәгатьлек белән кушылды. Шулай ук делегация футбол, волейбол һәм баскетбол мәйданчыкларында барган спорт уеннарын карады. 
Ашханә дә зур тәэсирләр калдырды. 

“Бүген бездә төшке ашка токмачлы аш, тавык түшеннән фрикасе, арпа боткасы, кишер салаты, кипкән җимешләрдән компот, – дип меню белән таныштырды җитештерү мөдире Румия Гыйбадуллина. – Әти-әниләр борчылмасын, балалары ач булмас, бездә көненә 6 тапкыр ашату каралган. Балалар барысын да ашап бетерәләр һәм бик тәмле, диләр”. 

…Балаларның йөзендә шатлык һәм һәркайсының үз шөгыле бар, димәк, лагерь аларга ошый. Һәм “Заречный” балаларның берничә буыны өчен кабат үзенә чакырып торучы урынга әвереләчәк әле. Яңа лагерьның тарихы ачылды һәм аның беренче сәхифәсе нәкъ менә хәзер языла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев