Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында сулыклар ярына рейдлар үткәрелә

Май эсселеген июньдәге салкынча һава торышы алыштырды, бу районыбызда коену сезонының кичектерелүенә сәбәп булды.

Әмма Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре инде хәзердән үк, профилактик әңгәмәләр үткәрү өчен, нурлатлылар еш ял итә торган сулыклар буена чыгалар. Менә агымдагы атна башында аларга без дә кушылдык. Маршрутыбыздагы беренче тукталыш Тарн-Вар янындагы сулык ярында булды. Кызганычка каршы, әлеге урынны җәй көннәрендә, аның су коену өчен җиһазланмаганлыгын белсәләр дә, кайбер нурлатлылар аеруча үз итә. Рейд көнендә исә без анда балыкчыларны гына очраттык. 

Ә менә “Кондырча” ландшафт паркы янәшәдәге елга белән генә түгел, вакытны файдалы үткәрү мөмкинлеге белән дә җәлеп итә: биредә балалар мәйданчыклары, саф һава сулап йөрү өчен аллеялар һәм башкалар бар. Иглайдан Мөлековлар бирегә зур компания белән килгәннәр һәм күләгәле япмаларның берсе астында урын алганнар иде. Аларны биредә кызларының туган көнен үткәрү мөмкинлеге җәлеп иткән: су янәшәдә генә булса да, территория куркынычсыз. 

“Балаларның иминлеге иң беренче чиратта әти-әниләрдән тора, – диде Руфинә Мөлекова. – Әти-әниләр ялда да үз балаларын күз угыннан ычкындырырга тиеш түгелләр. Балалар һәрчак янәшә, күз алдында булырга тиешләр, безнең яктан контроль бик зур. Өстәвенә, бирегә килер алдыннан без алар белән җитди сөйләшү үткәрдек, еракка китәргә, аеруча үзләренә генә су буена төшәргә ярамавын аңлаттык”. 

Шулай да 125нче янгын-коткару часте начальнигы урынбасары Владимир Кожеманов сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртү беркайчан да артык түгел дип саный. Ул ял итүчеләр янына килеп, яр буенда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты, белешмәлекләр таратты. 

“Районыбызда коену сезоны әле ачылмады, әмма бу балаларга һәм хәтта өлкәннәргә дә ачык сулыкларга төшәргә комачауламый, – диде ул. – Су коену өчен җиһазланмаган сулыкларда гомергә куркыныч белән янаучы нәрсәләр күп: су төбендә агач ботаклары, төрле предметлар булырга мөмкин. Тулаем, исерткеч эчемлекләр кулланган кешеләргә су коену, ә балаларга мондый урыннарда өлкәннәр каравыннан башка булу тыела. Махсус җиһазланган урыннарда гына су коенырга ярый”. 

Районыбызда җиһазланган пляж “Кондырча” паркында гына. Коену сезоны ачылганнан соң биредә ял итеп кенә калмыйча, курыкмыйча су керергә дә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев