Нурлат районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Мактау грамотасына лаек булды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Мактау грамотасына лаек булды

Бүген, 11 июль көнне Түбән Камада архив эше буенча Дәүләт комитетының архив эшен үстерүнең актуаль проблемаларына багышланган күчмә коллегиясе узды.

Коллегия кысаларында бүләкләүләр дә булды. ТРның архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Нурлат районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәровага Мактау грамотасы тапшырды.


Нет комментариев