Алар Әлмәттән 4 медаль белән кайтты.
11 октябрь көнне Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең яшь йөзүчеләре тренер Ленар Фәтхетдинов җитәкчелегендә Әлмәт шәһәрендә узган төбәкара “Алтын Көз” турнирында катнашып кайттылар.
Ярышлар Татарстан, Башкортостан республикалары, Самара һәм Ульян өлкәләренең 30 спорт мәктәбе яшь спортчылары катнашында зур көндәшлек шартларында үткән. Шуңа да карамастан, Нурлат спортчылары үзләренең осталыгын һәм әзерлеген күрсәтеп, җиңүләр яулаганнар.
Софья Акмулина брасс белән 100 метрга йөзүдә – 1 нче, Сөләйман Садыйков 50 метрга ирекле һәм 100 метрга брасс стилендә йөзүдә – 2 нче, Диана Антонова 100 метрга ирекле йөзүдә 2 нче урыннар яулаганнар.
Нет комментариев