Нурлат районында ветеранны 90 яшьлеге белән котладылар
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында ветеранны 90 яшьлеге белән котладылар

Бүген, 20 июльдә Үрнәк авылында яшәүче хезмәт ветераны Фатыйх Якуб улы Сабировка 90 яшь тулды.

Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова аны туган көне белән котлап, сәламәтлек теләде һәм РФ Президенты Владимир Путин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин исеменнән рәхмәтләр җиткерде.

Фатыйх Якубович күпбалалы гаиләдә үскән, авыр сугыш елларында үсмер чагыннан колхозда эшләгән. Туган җирендә төпләнеп калган, өйләнгән, тормыш иптәше белән 6 бала үстергәннәр. Гомере буена колхозда умартачы булып эшләгән, бүген ул 15 оныгы һәм 12 оныкчыгына кадерле бабай да әле.


Нет комментариев