Нурлат районының Салдакай авылында күпфункцияле үзәк ачылды һәм Авыл көне үтте
Салдакайда күпфункцияле үзәк ачылу зур бәйрәм булып үтте, аны авыл халкы күптән көтеп алды.
Мәдәният учагы “Авыл клублары төзелеше” республика программасы һәм “Кече Ватан культурасы” партия проекты кысаларында төзелде һәм сыйфатның барлык стандартларына җавап бирә.
Авыл халкының шатлыгын мәртәбәле кунаклар - Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин, “МАКойл”ның генераль директоры, Якушкино авыл җирлегеннән район Советы депутаты Дамир Ишкинеев, “Грата” подряд оешмасы генераль директоры Фаил Әхмәтханов һәм башкалар уртаклашты.
Мәдәният учагы 50 урынга исәпләнгән, анда кипаханә дә урнашкан, артистлар бүлмәсе дә бар. Кунаклар яңа клубның беренче тамашачылары да булдылар. Анда районның талантлы үзешчәннәре чыгыш ясады. Ә бәйрәм Авыл көне белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев