Нурлат Сабантуенда җирле токымлы атлар арасында җиңүне Липтон яулады
Бәйрәмдә барлыгы 6 старт бирелде.
Ат спорты ярышлары ипподромда күпләгән тамашачыларны үзенә җыйды.
Төп – Нурлат районы башлыгы призларына җирле токымлы җигүле атлар арасында “Авыл егетләре” узышына старт исә иң азактан, 6нчы булып бирелде. Нигездә шәхси хуҗалыкларда асралып, йорт эшләренә дә җәлеп ителүче атлар 1600 метрлы дистанцияне тамашачыларның көчле тавышлары астында бик җитез уздылар. 2 минут та 22 секунд вакыт белән җиңүне исә “Нурлат-Агро” хуҗалыгын тәкъдим иткән Липтон кушаматлы айгыр яулады. Ул Чуваш Мәнҗесеннән Владислав Никитин хуҗалыгында асрала. Хуҗасы аны милли бәйрәмгә бәйрәмчә бизәп алып килгән иде.
“Липтон белән Сабантуйларда беренче тапкыр гына катнашуыбыз түгел, моңа кадәр чабышларда чыгыш ясый идек. Ә быел җигүле атлар арасында катнашып карарга булдым. Атлар белән инде дистә еллап шөгыльләнәм. Бүгенге көндә 14 атыбыз бар. Үзем “НурлатАгро”да эшлим, азык белән дә булышалар, мин аларга бик рәхмәтле”, – ди ул.
Башка чабышлар һәм узышларның җиңүчеләре:
- Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә приз – Топ Факт (Рафаэль Камаев хуҗалыгы, җайдагы – Николай Ухванов);
- Социалистик Хезмәт Герое Шәриф Хафизов истәлегенә приз – Веселая Королева (“Маркиза” агрофирмасы, җайдагы – Валерий Миронов);
- Нурлат ат заводына нигез салучы Фатих Сибагатуллин истәлегенә приз – Биссектриса (Нурлат ат заводы, җайдагы Ильмир Төхвәтуллин);
- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призы – Граница (Рафаэль Камаев хуҗалыгы, җайдагы – Айзирә Сатдарова);
- Социалистик Хезмәт Герое Николай Захаров истәлегенә приз – Балет (“Маркиза” агрофирмасы, җайдагы – Николай Ухванов). Ярышларда җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләрне район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев