Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат Сабантуенда тәүге тапкыр Алмаз Мостафин батыр калды

Абсолют батыр исеме өчен исә 8 көрәшче бил алышты.

Көрәш Сабантуйның иң сокландыргыч һәм хис-тойгыларга бай аккордына әверелде. Келәмдә җиңү өчен зур көрәш барды: яшь спортчылар да, өлкәннәр дә үз үлчәү категорияләрендә лидерлык өчен зур дәрт белән көрәштеләр. Берничә сәгать дәвам иткән көрәш марафоны кичке биштә генә тәмамланды. 

Район тарихында соңгы елларда беренче тапкыр абсолют батыр исеме өчен үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган 8 көрәшче – Рифат Йосыпов, Рәмис Гозәеров, Раил Сатдаров, Илфат Гыймадиев, Марсель Гозәеров, Рәфис Гозәеров, Алмаз Мостафин һәм Илсур Нәбиуллин бил алыштылар. Хәлиткеч көрәшкә күптәнге дуслар һәм көндәшләр – озак еллар дәвамында үз үлчәү категориясендә беренчелекне бирмәүче Алмаз Мостафин белән район Сабантуйларында күп тапкырлар батыр калган Илфат Гыймадиев чыкты. Тик... җанатарларга финал көрәшен карарга насыйп булмады. Илфат Гыймадиев, кулына микрофон алып, җиңүне Алмаз Мостафинга бирүен игълан итте. 

«Кайчандыр үземә финалда Алмаз белән очрашсак, җиңүне аңа бирәчәкмен дип сүз биргән идем. Чөнки аның бу хакта ничек хыялланганын яхшы беләм», – диде ул. Көрәшченең әлеге тәвәккәл адымын җанатарлар алкышлар белән кабул итте. 

Алмаз Мостафин исә иңенә традицион тәкәне салып Сабантуй мәйданын әйләнде. Район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Ягудин аңа төп бүләк – зур заманча телевизор тапшырдылар. 

“Бик шатмын. Мин көрәш белән 7 яшемнән, 31 ел шөгыльләнәм. Бу җиңүгә исә 20 еллап килдем. Сабантуйларда үз үлчәү категориямдә һәрчак беренче булып килсәм дә, абсолют батыр өчен финал ярышларында нәрсәдер җитми кала иде. Гаиләмә һәм, әлбәттә, Илфатка рәхмәтлемен”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Сабантуй батыры Алмаз Мостафин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев