Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат волонтерлары бердәмлекләре белән көчле

Күптән түгел үзенчәлекле Коръән мәҗлесендә катнашырга туры килде.

Исеме районыбыз халкына гына түгел, аннан читтә яшәүчеләргә дә яхшы таныш булган Ришат Сафиуллин оештырган иде аны.

Инде озак еллар дәвамында Нурлатның Әфганстандагы һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннары иҗтимагый оешмасын җитәкләүче Ришат Рәшит улы соңгы елларда “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фондын оештырып та актив эш алып бара. Нурлат волонтерлары аның кул астында фронтка 30нчы сәфәрләренә җыеналар икән инде. Һәр баруларында сугышчыларга, чик буе районнарында яшәүчеләргә тормыш өчен кирәкле булган кирәкяраклар, ашамлыклар илтәләр алар. Зур оештыру сәләтенә ия, игелекле йөрәкле Ришат Сафиуллин башлангычында махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбыз белән ныклы күпер урнаштырып, аларга якыннарыннан посылкалар илтәләр, туган як җылысын алып баралар. Нинди игелекле зур хезмәт бит бу. 

Ришат Сафиуллин үзе исә бу эшләрнең район җитәкчелеге, шәхсән район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм тулаем район халкының зур ярдәме белән башкарылуын билгеләп үтте. Без – Бөек Ватан сугышы елларын үз күзләребез белән күргән өлкән буын вәкилләре, районыбызда шундый олы йөрәкле кешеләр булуына чын күңелдән шатланып утырдык. Бүгенгедәй бердәм эш иткәндә, җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак. Без моңа ышанабыз һәм мәчетләребездә һәрчак илгә-көнгә тынычлык, сугышчыларыбызның өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп дога кылабыз.

Минвәли Хөснетдинов, Нурлат шәһәре 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев