Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлы Елена Колесникованың Социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтүенә быел 25 ел булачак

“Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли ул.

Икътисади белемле кыз яңа, бөтенләй башка эш күнекмәләре һәм холык сыйфатлары таләп ителүче һөнәрнең асылына төшенгәндә, ул үзенең язмышына әверелер дип уйлап та карамаган булгандыр. 

“Бу өлкәгә очраклы гына килеп эләктем мин – Нурлатка кайткач, үз белгечлегем буенча эш тапмадым. Әмма билгеле бер вакыт үткәннән соң, аның минем күңелемә аеруча якын булуын аңладым”, – дип уртаклашты Елена Владимировна. 

Бүгенге көндә өлкән яшьтәге дүрт нурлатлыга өйләрендә социаль хезмәт күрсәтә ул, аларның өчесе янына озак вакытка исәпләнгән тәрбияләү системасы буенча көн саен йөри. Менә без дә аны көндәлек эше вакытында 70 яшьлек Нина Стекольщикова янында очраттык. Социаль хезмәткәр күптән түгел кулына операция кичергән ханыма бармаклар гимнастикасы үткәрә иде. Алты ел таныш инде алар, бу чор эчендә туганнардай якын кешеләр булып киткәннәр, ә инде Нина Яковлевна өч ай элек тормыш иптәшен югалткач, Елена Владимировна аның бердәнбер терәге һәм күңел юанычына да әверелгән. 

“Ул миңа бөтен гаиләмне алыштыра бүген. Күпсанлы хезмәтләр күрсәтүче шундый службаның булуы искиткеч. Бу еллар эчендә башта әнием, аннары безнең янга берничә социаль хезмәткәр килеп йөрде, махсус сайлаган кебек, аларның барысы да игътибарлылар һәм яхшылар”, – дип уртаклашты ханым. 

Икенче сыйныфтан тәрбияләп үстергән, хәрби булып хезмәт итүче улы да еракта, еш кайтып йөри алмый, шуңа бар өмете социаль хезмәткәрдә аның бүген. Ә Елена Колесникова бер эштән дә тарсынмый. Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, гарденотерапия кысаларында йорт яны бакчасында чәчәкләр, яшелчәләр үстерү, “Өйдә шифаханә” һәм башка тернәкләндерү программалары буенча төрле шөгыльләр үткәрү булсынмы – бар вазыйфаларын да ачык күңел белән, елмаеп башкара. 

“Мин әлеге эшемдә кешеләргә, аеруча өлкәннәргә кирәкле булуымны аңладым. Алар минем кадеремне беләләр, хөрмәт итәләр – минем өчен иң мөһиме шул, – ди ул. – Әлбәттә, эшебез җиңелләрдән түгел. Өлкәннәр балалар кебек бит, һәркайсына аерым якын килү таләп ителә, алар белән эшләү өчен иң элек игелекле һәм сабыр булырга кирәк. Ә минем тагын бер сыйфатым бар – ачу саклый белмим. Ничек кенә рәнҗетсәләр дә, күз яшьләремне күрсәтмим, икенче көнне берни булмагандай, ачык йөз белән килеп керәм”. 

Бу сыйфатлары Елена Владимировнага язмыш сынауларына каршы торырга да ярдәм итә. Ә киеренке эш көненнән соң күңеленә ялны якыннары – кызлары һәм ике оныгы белән аралашудан ала ул. Социаль хезмәткәрнең фидакарьлеге үзенең лаеклы бәясен дә ала килә, узган ел ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының Рәхмәт хатына лаек булган, быел исеме ведомствоның иң яхшы хезмәткәрләре белән бергә “Мактау тактасы”нда урын алачак. 

“Безнең “Гармония” үзәге 314 нурлатлыга, шул исәптән бер махсус хәрби операция ветераны һәм сугышчыларның алты гаилә әгъзасына ышанычлы терәк булып тора. Социаль хезмәтләр алучыларга 77 хезмәткәр җан җылысын биреп ярдәм итә. Аларның һәркайсы һөнәри бәйрәмнәрендә генә түгел, ә җәмгыятьнең ярдәмгә мохтаҗ вәкилләренә күрсәтә торган көндәлек фидакарь хезмәтләре өчен дә рәхмәтләргә һәм мактауларга лаек”, – дип билгеләп үтте үзәк директоры Рәзинә Хисаметдинова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев