Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Нурлатнефть” операторы көрәш буенча Россия чемпионатында икенче урын алды

Районда елның иң яхшы спортчысы игълан ителсә, яшь көрәшчебез Алмаз Мостафин, һичшиксез, җиңүчеләр арасында булыр иде.

Аның төрле дәрәҗәдәге сабантуйларда, мәртәбәле беренчелекләрдә яулаган җиңүләрен санау бик озакка китәр иде. Әмма шулар арасыннан берсенә аерым тукталасы килә. Күптән түгел Алмаз Мостафин Казанда татарча көрәш буенча узган Россия чемпионатыннан икенче урын алып кайтты.
- Бу минем көрәшче карьерамда әлегә иң зур, шуңа да иң кадерле уңышым, - ди Алмаз. - Сүз дә юк, берүзем генә мондый үрләргә ирешә алмаган да булыр идем, иң зур рәхмәтем беренче тренерым Раил Рәхмәтуллинга. Бу чемпионатка да аның белән әзерләндек. Эш урыным "Нурлатнефть" идарәсе җитәкчесе Илгиз Салихов та спортчыларга һәрвакыт ярдәм итеп тора, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең дә көрәшчеләргә игътибары зур.
Әлбәттә, көрәшче үзе тырышмаса, читтән ярдәм белән генә ерак китеп булмый. Бу яктан Алмазны күп спортчыларга үрнәк итеп куярлык. "Нурлатнефть" идарәсендә оператор булып эшли ул, иртән китеп кичен генә кайта, атнаның һәр көнендә диярлек НГДУ спорт комплексына шөгыльләнергә йөри: чемпионатка әзерләнгәндә, кичке уннарга кадәр спортзалда була идем, ди.
- Алмаз, киләсе елдан ниләр көтәсең, планнарың ниндирәк?
- Бик җаваплы чор булырга тора - диплом аласы елым бит, иң беренче максатым да - Әлмәт нефть институтын уңышлы тәмамлап, дипломлы булу. Көрәшкә килгәндә, февральдә Муса Җәлил турнирында, аннан "Татнефть" спартакиадасында уңышлы катнашырга исәп тотам, әлбәттә инде, сабантуй мәйданнарына да чыгармын дим.
Ә без исә Олимпиада елына кергәндә, яшь көрәшченең хыял-максатларын тагы да баетмакчы булдык. Эш шунда, нәкъ әлеге Россия чемпионатында көрәш буенча илкүләм федерация һәм Халыкара ассоциация президенты Җәүдәт Миннәхмәтов 2024 елга кадәр милли көрәшне Олимпия уеннары исемлегенә кертүне максат итәбез, дип белдерде.
- Алмаз, Олимпиадада катнашырга телисеңме?
- Бу һәр спортчы өчен иң югары максат, хыял, әмма аңарчы зур келәмнәргә чыгу яшем узган буладыр инде минем, - диде ул тыйнак кына. Хәер, санап карагач, Алмазның 2024 елда һич тә "пенсионер-көрәшче" яшендә булмаячаклыгы ачыкланды үзе. Аннан, Александр Карелин, Бувайсар Сайтиев кебек дөньякүләм данлыклы көрәшчеләр 33 яшьләрендә дә Олимпия уеннарын ота алдылар бит. Иң мөһиме, яшь көрәшче үзе салган спорт юлыннан исән-имин, уңышлы барсын дип телик.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X