Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның 2нче мәктәбендә Чүп-чар королен куып җибәрделәр

Бүген шәһәрнең 2нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары экологик темага театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Проектның авторы - районның баш экологы Рөстәм Ногманов.

- 8, 9, 10 сыйныф укучылары белән берлектә 3нче сыйныфлар өчен инсценировка әзерләдек, - ди Рөстәм Ногманов. - Кече сыйныф укучыларына мондый формадагы материалны үзләштерү җиңелрәк. Бу тамашаны 4нчеләргә күрсәтергә, алга таба башка мәктәпләргә дә чыгарга ниятлибез.
Кечкенәләр бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар, табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр. Чүп-чар короле аларга каршылыклар булдырып торса да, балалар экологик тәртипне бозып торучыны җиңә алдылар. Биредә үк "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ленар Әһлиуллин кечкенә тамашачылар өчен ни өчен чүпләргә ярамый дигән тренинг та үткәрде. Балалар өчен өчен мондый аралашу формасы кызыклы гына түгел, файдалы да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев