Нурлатлылар якташыбыз истәлегенә ярышларда катнаштылар
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар якташыбыз истәлегенә ярышларда катнаштылар

Яр Чаллы шәһәрендә Алмаз Заһретдинов истәлегенә Бөтенроссия ярышлары узды.

Нурлат көрәшчеләре Яр Чаллы шәһәрендә якташыбыз, ТРның атказанган тренеры Алмаз Заһретдинов истәлегенә багышлап үткәрелгән билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясаганнар.

2009-2011 елгы кызлар һәм егетләр катнашында узган ярышларда Станислав Кириллин һәм Диана Родионова – 1 нче, Дамир Абдулин – 3нче урыннар яулаганнар.

Яшь көрәшчеләр Илшат Әһлиуллин һәм Расих Сәмигуллин кул астында шөгыльләнәләр. 


Нет комментариев