Нурлаттан Любовь Данилова “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан Любовь Данилова “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды

Ул “МОЛКОРАССВЕТ” җәмгыятендә сыер савучы булып эшли.

Шул көннәрдә район башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге делегация “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышлап үткәрелгән тантаналы чарада катнашып кайтты. 

Бүләкләнүчеләр арасында “МОЛКОРАССВЕТ” җәмгыяте сыер савучысы Любовь Данилова да бар иде, аңа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Фидакарь хезмәт өчен” медален ташырды.


Нет комментариев