Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның Актив озын гомер үзәге Уяв бәйрәмендә бүләкләр уйнатты

Узган шимбәдә шәһәр мәйданы гөрләп торган чуваш ярминкәсенә әверелде.

Биредә кыр эшләре тәмамлануын гәүдәләндергән борынгы Уяв бәйрәмен зур колач белән билгеләп үттеләр. Сагынып көтеп алынган бу бәйрәмдә җырлар һәм әйлән-бәйлән уеннары хәйриячелек эшчәнлеге белән бергә үрелеп барды.

Бәйрәм кунаклары милли биюләр биеделәр, сый-хөрмәтләрдән авыз иттеләр һәм... өйләренә бүләкләр отып кайтып киттеләр. Чараның иң көтелмәгән һәм күңелле вакыйгасы “Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге” ешмасының волонтерлар штабы уздырган акция булды. Алар үз эшчәнлекләре белән дә бик теләп уртаклаштылар.

Оештыручылар беркем дә бүләксез китмәячәк дип сүз бирделәр һәм үз вәгъдәләрендә тордылар. Нурлатлылар сертификатлар, татлы күчтәнәчләр һәм сувенирлар сатып алдылар, ә акча уртак янчыкка җыела барды.

Нәтиҗәдә, волонтерлар 23 000 сумнан артык акча җыйдылар. Әлеге сумма махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен кирәкле материаллар сатып алуга тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев