Бүген район башлыгы Равил Кузюров гомумшәһәр планеркасында катнашучыларны Нурлатта кадрлар үзгәрешләре белән таныштырды. Руслан Хәлил улы Морадыймов башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазифасына билгеләнде.

Кадрлар үзгәреше мәгариф учрежденияләренә дә кагылды. Шәһәрнең икенче гомумбелем бирү мәктәбе директоры вазифасы Елена Вячеславовна Матавинага йөкләнде.
Нет комментариев