Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта мәктәп укучылары өчен татар теле буенча түләүсез курслар башланып китте

Дәресләр Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә атнага ике мәртәбә уздырыла.

Хәзерге вакытта биредә 23 бала шөгыльләнә, аларга татар телен өйрәнергә теләүче һәркем кушыла ала.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Без туган телне өйрәнәбез!” проекты Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

«Татар телен өйрәнү төрле кызыклы эш алымнары белән үрелеп бара: уен элементлары, викториналар, кроссвордлар һәм филвордлар чишү кулланыла. Максатыбыз – балаларда туган телебездә аралашу теләге уяту, аларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, халкыбызның традицияләрен саклау, әдәбиятын һәм тарихын өйрәтү», – дип билгеләп үтте мөгаллимә Земфира Мортазина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев