Шәһәрнең Үзәк паркында пляж волейболы буенча беренче турнир узды.
Ярышлар Россия көненә багышлап үткәрелде.
Уен зонасы паркта урнашкан булуына карамастан, биредәге шартлар максималь рәвештә «пляжныкына» яраклаштырылган: ел саен оештыручылар комны яңарталар, территорияне җыештыралар һәм чүп үләннәреннән чистарталар. Бу юлы да мәйданчык уенчыларны яхшы ком һәм күтәренке кәеф белән каршы алды.
Турнир 13 июндә ике форматта узды: ир-атлар һәм катнаш (микст) командалар арасында. Аларның һәрберсендә дүртәр команда катнашты.
Ир-атлар дивизионы:
“Фантазёры” (Дмитрий, Ильдан)
“Коварные татары” (Ралиф, Карим)
“Девятка” (Егор, Илназ)
“СэР” (Сергей, Роман)
Микст (катнаш):
“Блэк-Мафия” (Ралиф, Фарида)
“СеВер” (Сергей, Вера)
“Луч” (Илназ, Изабелла)
“Николаевы” (Егор, Антонина)
Кайбер матчлар аеруча киеренке булды. Мисал өчен, уеннарның берсе 29:27 исәбе белән тәмамланды – мондый партияләр озакка исәптә кала.
Турнир нәтиҗәләре:
Ир-атлар:
1 урын – “Девятка”
2 урын – “СэР”
3 урын – “Фантазёры”
Микст:
1 урын – “Николаевы”
2 урын – “СеВер”
3 урын – “Луч”
Нет комментариев