Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Илсур Нәбиуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш иптәшләре өчен район газетасына ярты еллык әбунә рәсмиләштереп, геройларның гаиләләренә ярдәм күрсәтте.
Нурлат районында игелекле һәм мөһим башлангыч — “Район газетасын – туган телдә” хәйрия акциясе дәвам итә. Аның асылы гади, әмма бик әһәмиятле: предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре һәм битараф булмаган кешеләр “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах») бүгенге көндә игътибар һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ булганнарга район газетасы яздыралар.
Шул көннәрдә әлеге акциягә Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Илсур Нәбиуллин да кушылды. Акция кысаларында ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына район газетасына ярты елга әбунә бүләк итте.
“Безнең якташларыбыз хәзер фронтта хәрби бурычлар үтиләр, Ватанны саклыйлар. Ә өйдә аларны әниләре, хатыннары һәм балалары көтеп тора. Аларга да хәзер җиңел түгел, һәм алар үзләрен ялгыз тоймасыннар иде”, — дип билгеләп үтте Илсур Әнәсович.
Нурлат районында “Район газетасын – туган телдә” акциясе кысаларында җитәкчеләр район газетасын махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә генә түгел, ветераннарга, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә, күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә дә яздыралар. Күпләр өчен газета төп яңалыклар чыганагы булып кала бирә.
Нет комментариев